news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб Ирек Билалов Базарлы Матак авылында «Тукталышсыз гомер» китабын тәкъдим итте

«Басмада туган җире, нәселе, гаиләсенә багышланган, Татарстанның билгеле кешеләренә атап язылган шигырьләре, тормышы, иҗаты белән бәйле фотосурәтләре урын алган», - диде Флюра Абдуллина.

Табиб Ирек Билалов Базарлы Матак авылында «Тукталышсыз гомер» китабын тәкъдим итте
Флюра Абдуллина

Әлки районы Базарлы Матак авылында Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә Татарстанның атказанган табибы Ирек Билаловның «Тукталышсыз гомер» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

«Күңелендә туган фикерләрен шигъри юлларга салучы Ирек Билалов укучысына өченче китабын тәкъдим итте. Басмада туган җире, нәселе, гаиләсенә багышланган, Татарстанның билгеле кешеләренә атап язылган шигырьләре, тормышы, иҗаты белән бәйле фотосурәтләре урын алган», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Ирек Билалов үз чыгышында хезмәт юлы, иҗаты турында сөйләгән, укучыларның соравына җавап биргән, киңәшләрен әйткән. «Кичәдә Ирек Билаловның кешеләргә карата ярдәмчел, уңган бакчачы, аш-суга осталыгы булуын да искәрттеләр. Автор «Тукталышсыз гомер» китабын нәшер итүдә ярдәме өчен Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиевага рәхмәтен җиткерде», - диде ул.

«Конференция залында укучылар кунакларны аягүрә басып каршы алды. Гимназия коллективы әлеге очрашу уңаеннан, гомерен медицина өлкәсенә багышлаган, хәзер үз клиникасын булдырып, кешеләрне дәвалаучы Ирек Билалов турында документаль фильм күрсәтте. Укучылар Ирек Билаловның шигырьләрен сөйләде, аның шигырьләренә язылган җырларны башкарды», - диде татар мәдәният үзәге җитәкчесе.

Кунакларны гимназия директоры Фәридә Яруллина җитәкчелегендәге мәктәп коллективы, укучылар озатып йөргән. Җитәкчелек гимназиядә экскурсия ясаган, «Оста куллар» күргәзмәсен тәкъдим иткән. Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый әсәре буенча театральләштерелгән тамаша күрсәтелгән.

Районның барлык мәктәп, китапханәләренә тарату өчен, автор яңа чыккан басмасын районның үзәк китапханәсенә бүләк итеп калдырган. Флюра Абдуллина авторны Алсу Нәбиева исеменнән котлап, Ирек Билалов һәм гимназия директоры Фәридә Яруллинага ЮНЕСКО дөнья мәдәнияте институтының Рәхмәт хатын тапшырган. Китап авторы Әлки районы башлыгы Александр Никошин имзалаган Рәхмәт хатына да ия булган.

Кичәдә Әлки районы хакимияте башлыгы урынбасары Мария Платонова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Сүрия Вәлиева, районның үзәк китапханәсенең бүлек мөдире Алсу Низамова, Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәре Рамилә Галиева, «Әлки хәбәрләре» газетасының бүлек мөхәррире Лилия Шәфыйкова да катнашып үз фикерләрен җиткерде.

  • Кичә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте, Нәби Дәүли исемендәге гимназия белән берлектә оештырылган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100