news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб йөрәккә бәйле проблемалар булганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйтте

Соңгы вакытта табиблар 40 яше тулмаган кешеләрдә йөрәкнең кинәт туктау очраклары артуын билгели. Хәвефле сигналларны һәм сәламәтлеккә куркыныч янавын ничек белергә. Бу хакта табиб-кардиолог, популяр медицина блогы авторы Тамаз Гаглошвили «Радио 1» белән әңгәмәсендә сөйләде.

Йөрәк авырулары баш калкыту куркынычын күрсәтә торган төп фактор - гаилә тарихы.

«Әгәр гаиләгездә 50 яшькә кадәрге туганнарыгызның йөрәге кинәт туктау очраклары булган икән - бу мөһим сигнал. Бу аеруча үзләре яшь булсалар да, сәламәтлекләреннән зарланучыларга кагыла», - дип искәртте кардиолог.

Аның сүзләренчә, әгәр 30 яше дә тулмаган кеше йөрәккә бәйле проблемалардан кинәт вафат булса, бу еш кына генетикага бәйле. Шуңа күрә якыннарыңнан алдан ук мәгълүмат җыю мөһим: йөрәк белән бәйле сәбәпләр аркасында нәселдә яшьли үлүчеләр булмаганмы?

Шулай ук үзегезнең база күрсәткечләрен - мәсәлән, артериаль кан басымын белү мөһим.

«Әгәр йөрәкнең тигезсез тибүе, ритмик булмаган йөрәк тибеше, тын кысылу, гомуми хәлсезлек кебек симптомнар сизсәгез, аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу табибка күренүне таләп итә торган җитди сигналлар булырга мөмкин», - дип искәртте эксперт.

Әгәр сезгә 40 яшь тулмаган һәм беренчел тикшеренү вакытында патологияләр ачыкланмаган булса, кардиологка ел саен күренү мәҗбүри түгел. Әмма хәвефле симптомнар барлыкка килгәндә белгеч консультациясе кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot