news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб имтихан алдыннан балага ярдәм итү турында: Нәтиҗәгә карамастан, яратуыгызны әйтегез

БДИ чорында хастаханәләргә имтихан тапшыру пунктыннан ук китерелгән балалар саны арта.

Табиб имтихан алдыннан балага ярдәм итү турында: Нәтиҗәгә карамастан, яратуыгызны әйтегез
Мәктәп тәмамлаучы укучылар көннәр санап чыгарылыш имтиханнарын көтә, ә студентлар сессия бирә башлады. Имтихан — ул психика өчен бик зур стресс.
Фото: © «Татар-информ»

Имтиханнар чоры җитә — мәктәп тәмамлаучы укучылар көннәр санап чыгарылыш имтиханнарын көтә, ә студентлар сессия бирә башлады. Имтихан — ул психика өчен бик зур стресс. Бу стресс нинди зыян китерә алуы һәм ата-аналар балалары имтихан бирәсе көнне үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында «Татар-информ»га Казанның 8нче балалар хастаханәсенең табиб-неврологы Резедә Шиһабетдинова сөйләде.

«Стресс имтиханны биреп чыгу белән генә бетми»

«Яшүсмернең баш миенең префронталь кабыгы мәктәпнең өлкән сыйныфларында һәм студент елларында җитлегә. Ул эмоциональ процессларны көйләү өчен җавап бирә. Болай да авыр яшьтәге балаларга уку аркасында да бик каты борчылырга туры килә. Ул көчле эмоцияләргә һәм гормоннарга каршы тора алмый, чөнки баш миенең префронталь кабыгы әле тулысынча формалашып бетмәгән», - ди табиб.

Стресс — ул кеше тормышының аерылгысыз өлеше. Тарихи яктан караганда, стресс реакциясе кешегә төрле куркынычларга каршы торырга, авырлыкларны җиңәргә, тормышын саклап калырга булышкан. Бу яктан стресс файдалы. Әмма имтиханнарга килгәндә, бу очракта сүз организмга зыян китерүче хроник стресс турында бара. Имтихан — ул бер көнлек кенә вакыйга түгел. Мәсәлән, ТДИ һәм БДИны тапшырыр алдыннан укучы ике ел дәвамында әзерләнә.

Психофизиологлар имтихан аркасында кичерә торган стрессының өч чорын аерып күрсәтә:

  1. Имтиханга кадәр кичерә торган стресс;
  2. Имтихан тапшырганда кичерә торган стресс;
  3. Имтиханнан соң кичерә торган стресс.

«Имтиханнан соң организм тынычлана башлый, бу этапта соматик проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Әгәр бала имтихан алдыннан озак вакыт йокламаса, ул соңыннан көннәр буе йокы туйдырырга яисә чирләп китәргә мөмкин. Стресс бит ул имтиханны биреп чыгу белән бетми. Авырудан соң тернәкләнгән кебек үк, организмга зур стресстан соң аякка басар өчен вакыт кирәк», — дип билгеләп үтте табиб.

Резедә Шиһабетдинова: «Болай да авыр яшьтәге балаларга уку аркасында да бик каты борчылырга туры килә. Ул көчле эмоцияләргә һәм гормоннарга каршы тора алмый, чөнки баш миенең префронталь кабыгы әле тулысынча формалашып бетмәгән»

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

«Энергетиклар имтиханнардан соң нерв системасы какшауга китерергә мөмкин»

Имтиханнар аркасында артык борчылу нерв системасындагы үзгәрешләргә — баланың йокысы бозылуга һәм үз-үзен тотышы үзгәрүенә китерә ала.

«Баланың кәефе еш үзгәрә башларга мөмкин. Я кәефе артык күтәренке, я төшенкелеккә бирелә. Әгәр мондый хәл ике атнадан артык дәвам итә икән, моңа игътибар итәргә керек. Куркыныч билгеләрне вакытында күреп алу өчен, ата-аналар үз баласын яхшы белергә һәм аның кәефендәге үзгәрешләрнең көйсезләнү генә түгел икәнен аңларга тиеш. Еш очрак әти-әниләр баланы юри көйсезләнә, холыксызлана гына, дип уйлый», — дип аңлатты Резедә Шиһабетдинова.

Аерым тема — стресс вакытында туклану. Табиблар имтихан көнендә артык дулкынлану аркасында ашарга теләмәгән баланы көчләп агатмаска киңәш итә. Мондый очракта аңа үзе белән шоколад биреп җибәрергә генә кирәк. Шоколад организмга антидепрессант шикелле тәэсир итә.

«Ә менә имтиханнарга әзерләнгән чорда укучыга тиешле күләмдә майлар, углеводлар һәм аксым ашарга кирәк. Май-июнь айларында безгә еш кына имтихан вакытында аңын җуеп егылган балаларны алып киләләр. Сөйләшә башлагач, үсмернең кара ит һәм балык ашамавы, аның каравы дүрт-биш төрле БАД (биологик актив өстәмә) эчүе ачыклана», — диде табиб.

Стресс вакытында энергетиклар эчү бик зыянлы. Невролог әйтүенчә, мондый эчемлекләр организмга каяндыр алып өстәмә көч бирми, ә организмның үзендә булган ресурсларны гына эшләргә мәҗбүр итә. Энергетикларны чама белмичә эчү имтиханнардан соң нерв системасы какшауга китерергә мөмкин. Моннан тыш, алар йөрәк-кан тамырлары системасына да зыян китерә.

Кочаклашу — авыртуны басучы табигый чара. Ярату гормоны буларак билгеле булган окситоцин кочаклашкан вакытта бүленеп чыга, ул баш авыртуын баса һәм стрессны киметә.

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

«Бала нәрсә генә булса да өендә кабул итәчәкләрен белергә тиеш»

Дөрес тукланудан тыш, физик активлык турында да онытырга ярамый. Саф һавада җәяү йөреп кайту гына да кортизол (стресс гормоны) дәрәҗәсен киметә, серотонин һәм дофаминны арттырырга ярдәм итә.

Невролог нерв системасына ярдәм итү өчен һәркемгә үз юлын ысулын киңәш итте. Бу берәр хобби, кинога бару яки атна азагында ялларда кечкенө сәяхәткә барып кайту булырга мөмкин.

«Башта имтиханнарыңны бир — аннары ял итәрсең», — диюче ата-аналар бар. Бу зур хата. Ял итү — ул организмның табигый физиологик ихтыяҗы. Аны кичектереп торып булмый. Ким дигәндә, атна ахырында бер көнгә булса да әзерлектән ял итеп алырга кирәк», — ди белгеч.

Медицина ярдәменнән дә баш тартырга ярамый. Әгәр укучының яки студентның хәлендә тискәре үзгәрешләр күрәсез икән, неврологка, психотерапевтка, шулай ук гастроэнтеролог һәм диетологка мөрәҗәгать итәргә була.

Иң мөһиме — бала теләсә кайсы очракта өенә кайта алуын һәм анда аны һәрвакыт кабул итәчәкләрен белергә тиеш. «Икеле алсаң — өйгә кайтма!» — диюче ата-аналар да бар. Бу бала өчен бик куркыныч сүзләр. Баш миенең җитлегеп бетмәгән префронталь кабыгы мондый сүзләрне физик авырту кебек кабул итә.

Әгәр бала стресс фонында ярсый, тавыш күтәрә башлый икән, аңа ачу белән җавап бирмәгез. Табиб баланы тыңларга киңәш итә. «Мин сине бик яхшы аңлыйм» дигән сүзләр баланың психикасын тынычландыра ала.

Имтихан бирәсе көннең иртәсендә балага аеруча зур ярдәм күрсәтергә кирәк: баланың юынырга онытмавын, үзе белән су һәм ручкалар алуын тикшерегез

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Имтихан бирәсе көннең иртәсендә балага аеруча зур ярдәм күрсәтергә кирәк

«Имтихан алдыннан кичен укырга кирәкми, башка ял бирергә кирәк, диләр. Бу дөрес. Ләкин барыбер барысы да имтиханнарга керер алдыннан соңгы минутка, соңгы секундка кадәр билетлар укый һәм укыячак. Иң мөһиме – имтиханга керер алдыннан яхшылап ашарга һәм йокы туйдырырга кирәк», — дип ассызыклады табиб-невролог.

Резедә Шиһабетдинова фикеренчә, имтихан бирәсе көннең иртәсендә балага аеруча зур ярдәм күрсәтергә кирәк. Баланың юынырга онытмавын, үзе белән су һәм ручкалар алуын тикшерегез. Бала өйдән чыгып киткәндә кочаклап алсагыз да файдалы булачак. Кочаклашу — авыртуны басучы табигый чара. Ярату гормоны буларак билгеле булган окситоцин кочаклашкан вакытта бүленеп чыга, ул баш авыртуын баса һәм стрессны киметә.

Имтиханнар аркасында артык борчылу нерв системасындагы үзгәрешләргә — баланың йокысы бозылуга һәм үз-үзен тотышы үзгәрүгә китерә ала

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

«Балага ТДИ һәм БДИ нәтиҗәләренә карамастан яратуыгызны аңлатыгыз»

Имтиханнар чорында балалар хастаханәләренә килүче пациентлар саны арта. Балаларны ашыгыч ярдәм машиналарында имтихан тапшыру пунктларыннан ук алып киләләр.

Табиб бер ел элек Казанның 8нче балалар хастаханәсенә бер үсмер малайны алып китүләрен искә алды. Ул имтихан алдыннан иртән бер чынаяк кайнар чәй генә эчкән, ә аудиториядә аңын югалтып егылган. Моңа берничә стресс факторы китергән: июньдәге эссе һава, таныш булмаган мәктәп һәм имтихан нәтиҗәсе өчен борчылу. Табиблар укучыны тикшергәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр. Бәхеткә, егеткә имтиханны резерв көнне яңадан тапшырырга рөхсәт иткәннәр.

«Мондый очраклар еш була. Гадәттә укучылар я аңын югалта, я каты баш авыртудан интегә. Шуңа күрә имтиханнар вакытында бик еш ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә. Гадәттә мондый хәлгә бик сәләтле һәм акыллы балалар юлыга. Алар имтиханны бик яхшы тапшыра ала, ләкин артык борчылу сәбәпле, үзен начар хис итә башлый», — дип сөйләде белгеч.

Балалары артыннан хастаханәгә килгән ата-аналарның карашында борчылу сизелә. Әмма еш очракта алар баланың сәламәтлеге өчен түгел, ә имтихан тапшыру белән бәйле проблемалар өчен кайгыра, ди табиб.

«Бала имтиханны бирә алмаган икән, тыныч булыгыз, ни өчен болай килеп чыкканын ачыкларга тырышыгыз. Укытучылар һәм мәктәп администрациясе белән сөйләшегез. Бала файдасына нәрсә эшләп була икәнен белешегез. Кирәк булса, апелляциягә әзерләнегез.

Имтиханда уңышсызлык кичергән укучылар үз-үзенә кул салу турында уйланырга мөмкин. Мондый очракта сузарга ярамый — психиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балагызны юатыгыз. Тормыш моның белән генә тәмамланмавын аңлатыгыз. Без, әти-әниләр, балаларыбызны бернигә дә карамастан яратырга һәм якларга тиеш», — дип йомгаклады сүзен табиб.

Роман Баданов, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot