news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб иммунитет төшүенең төп сәбәбен атады

Кискен һәм хроник стресслар иммунитетны көчсезләндерә һәм йогышлы, аллергик һәм хәтта онкологик авырулар үсешенә китерергә мөмкин, дип сөйләде РИА Новостига медицина фәннәре докторы, профессор, табиб-иммунолог Андрей Шабалдин.

«Барыннан да элек, иммунитет кискен яки хроник стресс аркасында көчсезләнә. Кайбер стресс ситуацияләреннән соң, мәсәлән, якын кешене югалту, герпес, аллергик (кискен кычыткан) һәм аутоиммун (калкансыман бизнең аутоиммун зарарлануы) кебек йогышлы авырулар үсеш ала», - дип сөйләде Шабалдин.

Доктор билгеләп үткәнчә, хроник стресс онкологик авырулар үсешенә дә китерә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot