news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб Илдус Лотфуллин балаларның җәйге куркынычсызлыгы турында сөйләячәк

Табиб Илдус Лотфуллин балаларның җәйге куркынычсызлыгы турында сөйләячәк
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Әниләр клубы» җәйге сезонын балаларның җәйге куркынычсызлыгына багышланган очрашу белән башлап җибәрә. Иртәгә, 26 майда 17:30 сәгатьтә ТАТМЕДИА бинасында урнашкан «Кәеф» студиясендә педиатр, доцент, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лотфуллин балаларның җәйге куркынычсызлыгы турында сорауларга җавап бирәчәк.

«Җәйге яллар алдыннан балаларны нинди куркынычлар көтүе, эсседән саклану, суда, урамда, кояш астында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшәчәкбез. Балаларның иминлеге – уртак эшебез! Статистика буенча да күреп торабыз: балалар белән бәйле аяныч хәлләр җәен тагын да арта. Бу темага багышлаган очрашуны «Әниләр клубы»ның башлангычында уздырган идек. Әниләр кабатлап оештыруны сорады. Илдус Җәүдәтович аны тәҗрибәсеннән чыгып, эш барышында очрашырга туры килгән вакыйгалар белән дәлилләп сөйли», – диде очрашуны оештыручы проект авторы Динара Әхмәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot