news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб иң зыянлы итне атады

Диетолог фикеренчә, каз мае организм өчен бик авыр ризык булып санала.

Табиб иң зыянлы итне атады
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Әгәр ит озак һәм начар шартларда сакланса, ул организмга зыян китерә. Бу турыда диетолог һәм физиотерапевт-табиб Марина Ваулинага сылтама белән "Российская газета" хәбәр итте.

Марина Ваулина "Вечерняя Москва" каналында интервью вакытында деликатеслар белән мавыкмаска, итне артык кыздырмаска, итне пешергәндә тәмләткечләр, май һәм тозны күп кулланмаска киңәш иткән.

Туңдырганнан соң эретелгән итне суыткычта озак сакларга ярамый.

Диетолог каз маеның организм өчен бик авыр ризык булуын әйтә. Үрдәк, майлы сарык ите, дуңгыз ите дә бик авыр үзләштерелә. Тавык, күркә, куян ите диетик ит булып санала. Суда пешерелгән итне яшелчәләр белән ашау файдалы.

Элиталы сортлы иткә, вакуумлы пакетта булса да, шикләнеп карарга кирәк. "Саклану вакыты озаграк булган саен, аны күчереп йөртү вакыты озак, составында консервантлар күбрәк дигән сүз. Мондый итне берничә тапкыр туңдырып, эретәләр. Монда бернинди дә яхшы әйбер юк", - дигән табиб.

Пешмәгән килеш киптерелгән итне бераз гына ашарга ярый, ысланган ит, шашлык составында зыянлы матдәләр бик күп була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100