news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб хатын-кызларга бала тудыру өчен оптималь яшьне атады

40 яшьтән соң бала табу ана һәм яралгы сәламәтлеге өчен сизелерлек куркыныч тудыра.

Табиб хатын-кызларга бала тудыру өчен оптималь яшьне атады
Солтан Исхаков

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Хатын-кыз беренче баласын иртә репродуктив яшьтә яхшы таба. Бу хакта РИА Новости агентлыгы табиб-гинеколог Юлиана Абаевага сылтама белән хәбәр итә.

«Репродуктив яшь дигән төшенчә бар: иртә репродуктив — 35 яшькә кадәр һәм соң репродуктив — 35 яшьтән соң һәм менопаузага кадәр. Бала табу өчен оптималь яшь — 35кә кадәрге иртә репродуктив яшь», — диде ул.

Абаева сүзләренчә, бу яшьтә хатын-кызларда овариаль запас (аналык бизләрендә фолликулалар саны) яхшы була, аларда күкәй күзәнәкләре «саклана».

Гинеколог билгеләп үткәнчә, ике бала арасындагы иң оптималь ара — ике ел. Шул ук вакытта, 40 яшьтән соң бала табу ана һәм яралгы сәламәтлеге өчен сизелерлек куркыныч тудыра, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100