news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб гриппка каршы прививка турындагы төп мифларны аңлатты

Домодедово үзәк шәһәр хастаханәсенең баш табибы Андрей Осипов «Радио 1» белән әңгәмә вакытында гриппка каршы прививка турындагы иң популяр ике мифны аңлатты.

Белгеч әйтүенчә, шундый мифларның берсе — прививкадан соң җитди проблемалар һәм өзлегүләр була ала, дигән фикер. Шулай да, табиб сүзләренчә, аның 40 еллык тәҗрибәсендә бер тапкыр да прививка ясатканнан соң ниндидер җитди проблемалар яки реакцияләр күзәтелмәгән. Шул ук вакытта бүгенге көндә прививканы авыр кичерүчеләр саны шактый кимегән.

Ул шулай ук вакцинада «билгесез матдәләр» булу турындагы мифны да аңлатты.

«Бу миф бик популяр. Бу препаратның составын белмәү белән бәйле. Вакцинаның барлык компонентлары да клиник сынаулар узган, аларның барысы да сәламәтлек өчен куркынычсыз», – диде табиб.

news_right_1
news_right_2
news_bot