news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Грипп һәм коронавирус белән берьюлы авырып булмый

Быел көзге-кышкы сезонда кешеләрдә грипп һәм коронавирус үзара көндәшлектә булачак. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты Андрей Поздняков хәбәр итте, дип җиткерә «Российская газета».

Табиб кайбер кешеләр – коронавирус белән, икенчеләре грипп белән авырый торган була, әмма ике чир белән дә бер үк вакытта авырмаячаклар, дип белдерә. 

Халыкара мониторинг мәгълүматлары нигезендә, быел да гриппның узган елдагы H3N2 вирус штаммы өстенлек итәчәк, бу гади варианты. 

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы генераль директоры Тедрос Гебрейесус дөньяда коронавирустан үлүчеләр саны 80 процентка кимегәнлеген дәлилли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100