Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб: Грипп белән авыручы булган ябык бинада чир кешеләрнең 70 процентына йогарга мөмкин
Татарстанның Әлмәт районында H1N1 дуңгыз гриппы очраклары теркәлгән, ул авыруның катлаулырак барышын китереп чыгарырга сәләтле һәм бик йогышлы. Грипп белән авыручы бер кеше ябык бинадагы кешеләрнең 70 процентына чир йоктыра ала.
«Эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып, күп күзәтүләр буенча, 2022 елның декабрендә грипп белән авыручылар санының артуы көтелә», – дип хәбәр итте Әлмәттә узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск һәм Сарман районнарындагы территориаль бүлеге җитәкчесе Ирина Хәйруллина.
Гриппка каршы прививка ясату – иң ышанычлы профилактика. Бүгенге көндә Әлмәт районында халыкның 50 проценттан күбрәгенә прививка ясалган. Былтыр әлеге күрсәткеч 60 проценттан артып киткән. Соңгы өч елда районда грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән.
Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы урынбасары Тамара Черемисина сүзләренчә, авырулар санының кисәк артуы 1 декабрьдән башланган.
«Без әле авырулар санының иң югары ноктасына җитмәдек, ул декабрь ахырына туры килер. Ләкин хәзер үк хастаханәгә һәм табибларга йөкләмә бик зур», – дип фаразлады белгеч.
Черемисина шулай ук кешеләрнең «бөтен гаилә белән» авыруын билгеләп үтте. Вирусны өйгә мәктәп яшендәге балалар алып кайта, аннан соң мәктәпкәчә яшьтәге балалар авырый, алар артыннан — ата-аналар, әби-бабайлар.
Гриппның үзенчәлеге 40 градуска кадәр югары температура, ул бер атнага кадәр дәвам итә ала һәм авыручының хәлен ала.
«Температура төшерә торган дарулар бик булышмый, шуңа күрә без халык чараларын да, механик суыну ысулларын да кулланырга өндибез – бик югары температураны төшерү өчен кулланырга мөмкин булган барысын да», – дип киңәш итте белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз