news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Гипертоникларга эсседә дару эчүне туктатырга ярамый

Люция Фәйсханова эсседә гипертоник кризлар куркынычы артуын әйтте.

Табиб: Гипертоникларга эсседә дару эчүне туктатырга ярамый
Владимир Васильев

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Гипертония авырулары булган кешеләр эссе вакытта даруларын эчүне үз белдеге белән туктатырга тиеш түгел. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәйсханова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте. 

Ул кан басымы күтәрелүдән интегүчеләргә аны гел үлчәп торырга, табиб кушканнарны үтәргә киңәш итте. «Пациентлар эсселек фонында гипертониясе борчымый дип уйлап ялгыша. Мәсәлән, ул гипертоник булган да, эссе көннәр башлангач, кан басымы нормальләште дип уйлый башлый. Препаратлардан баш тарталар, я дозировкасын киметәләр. Үз белдекләре белән шулай эшлиләр», — диде табиб. 

Аның сүзләренчә, табиб кушкан булса, аспиринны да, антикоагулянтларны да эчәргә кирәк. Суны да җитәрлек күләмдә эчү зарур.

«Эсседә гипертоник кризлар куркынычы арта. Гипертоник криз алга таба өзлегүгә дә китерергә мөмкин, инсульт та булуы ихтимал. Шуңа күрә дозировканы киметү буенча табиб белән киңәшергә кирәк. Кан басымы кабат күтәрелә башласа, препаратларны элеккечә эчү мөһим. Кан басымы яхшырды дип, даруларны эчүне туктатырга кирәкми», — диде Люция Фәйсханова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100