Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб гел тук булачак – Казан шәһәр советы депутаты популяр профессияләр турында
Марат Бикмуллин фикеренчә, әти-әниләр табибның хезмәт хакы аз булса да, өенә тавык булса да алып кайтачак, дип нәтиҗә ясый.
(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Күпчелек ата-ана үз баласының куркынычсыз, ышанычлылык белән тәэмин ителгән һөнәрле булуын тели, шул сәбәпле, эшмәкәр һөнәренең дәрәҗәсе кими. Казан шәһәре Думасы депутаты, "Мәгълүмати системалар” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директорлар советы рәисе Марат Бикмуллин "Татар-информ" хәбәрчесенә шул хакта белдерде.
Искәртеп үтик, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге кайсы һөнәрләрнең популяр булуын ачыклап, сораштыру үткәрде. Сораштырудан күренгәнчә, беренче бишлектә – табиб, хәрби хезмәткәр, юриспруденция, педагогика, эшче һөнәрләр. Төзүче, инженер, спортчы, полиция хезмәткәре һөнәрләренең абруе да үскән. Ә менә хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы, шәхси эшмәкәрлек, бизнес өлкәләренә, финансчы-хисапчы, очучы яки космонавт, тәрҗемәче яки лингвист (2шәр процент), журналист, психолог, музыкант, архитектор, банкир һөнәрләренә, дәүләт хезмәтендә яки нефть тармагында эшкә кызыксыну кимегән.
Журналист Ринат Билалов балаларын журналист итәргә теләүчеләрнең аз булуы бу өлкәнең популярлыгы кимүе белән аңлатты.
Марат Бикмуллин россиялеләрнең бизнеска карата кызыксынуы кимүенә карата фикерен җиткереп: “Дәүләт түрәләре бу мәсьәләдә гарантияләр белән тәэмин ителгән. Һавадагы торнага караганда, песнәк булса да, кулда булуы яхшы. Эшмәкәрләр алар, ни дисәң дә, риск зонасында эшләүчеләр. Бюджетта эшләүчеләрне карагыз: алар гел тыныч кыяфәтле, таләпләре да аз, рисклары юк, ә бизнес ул гел финанс өлкәсендәге рисклардан тора”, – дип белдерде.
Марат Бикумллин әйтүенчә, кешеләр телевизордан яки башка чыганаклардан эшмәкәрләрне кемнедер талаганын, үтергәнен, бөлгенлеккә төшкәнен ишетеп тә нәтиҗә ясый: “Кешеләргә баласының мондый язмышы өчен курку өчен шул җитә”, – диде.
Марат Бикмуллин табибларга һәрвакыт ихтыяҗ зур, аңа һәрвакыт эш табыла, дип саный. “Ата-аналар, яшь барган саен, бөтен кешенең авыруын аңлый. Барлык кеше медицина ярдәменнән кулланучы булып тора. Елдан-ел табиб хезмәтенә ихтыяҗ арта. Табиб ул гел тук булачак. Хезмәт хакы аз булса да, өенә тавык булса да алып кайтачак. Чеховның “Уездный лекарь” әсәрен хәтерлисезме? Анда табибка гел әбиләр, кайсы тавыгын, кайсы казын, йомыркасын алып килгәннәр”, - дип белдерде.
Марат Бикмуллин әйтүенчә, авиаһәлакәтләр булып торганлыктан, баласын очучы итәргә теләгән ата-аналар күп түгел. “Беркем дә баласының җиргә килеп төшеп һәлак булуын теләми”, – ди ул. Журналист һөнәренә килгәндә, эшмәкәр әйтүенчә, җәмәгатьчелектә журналист һөнәре рисклы һөнәр дигән фикер яши. “Берәр нәрсәне дөрес язмасаң, чыраеңа да эләктерергә мөмкиннәр. Артистлар да, шул ук инде, бернинди гарантиясез һөнәр”, – ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз