Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб эссене җиңел кичерү өчен 10-15 минут саен су эчәргә киңәш итә
Яшелчә, яшеллек һәм җиләк-җимеш шулай ук эсселекне җиңел кичерергә ярдәм итәчәк.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләргә эссене җиңел кичерү өчен күбрәк су һәм яшел чәй эчәргә, ботка, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Эссе һава шартларында һәр 10-15 минут саен 1-2 йотым су эчәргә кирәк. Бераз цитруслы җиләк-җимеш һәм бөтнек өстәргә мөмкин. Яшел чәй (көненә 2-4 стакан) сусауны басарга ярдәм итә, аның составында катехиннар бар, ул картаюга юл куймый торган куәтле антиоксидантлар», — диде «СберЗдоровье» медицина онлайн-сервисы диетологы Маргарита Макуха.
Яшелчә, яшеллек һәм җиләк-җимеш шулай ук эсселекне җиңел кичерергә ярдәм итәчәк — аларның антиоксидант тәэсире бар, ә клетчатка ашкайнату процессы өчен уңай тәэсир итә, майлар һәм углеводлар үзләштерелүен акрынайта, анда минераллар һәм витаминнар бар, дип аңлатты белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз