news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб эсседә сәламәтлекне саклау өчен киңәшләр бирде

Россиянең күп кенә төбәкләренә бик эссе көннәр килде. Табиб иммунолог-аллерголог Анна Шуляева эсседә сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәген өйрәтте. «Российская газета» шул турыда яза.

aif.ru белгече сөйләвенчә, эссе көннәрдә иң яхшы эчемлекләрнең берсе – күпләр җәй көне эчә торган бозлы газировкалар түгел, ә кайнар чәй. Шулай ук күп алкоголь ярамый, шул исәптән сыра да, чөнки алар организмда су күләмен киметә, моның аркасында баш әйләнергә һәм аңны югалтырга мөмкин. Моннан тыш, спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң авыз кипшерә башлый, баш авыртырга мөмкин, йөрәк-кан тамырлары системасына йөкләнеш арта. Ә болар кан басымы төшү, инфаркт һәм инсультлар янау куркынычын арттыра.

Эсседә гади суны күп эчәргә кирәк, ди табиб. Йөрәк һәм кан тамырлары белән проблемалары булмаган кешеләр өчен мәҗбүри норма – көнгә бер ярым – ике литр.

Йөрәк чире булган кешеләргә тоз күләмен киметергә кирәк, чөнки тоз оргнизмда суны тоткарлый һәм ул җитди проблемаларның сәбәбе булырга мөмкин.

Кием буенча да киңәшләр бар. Тәнне каплый торган ачык төсләрдәге кием кию зарур, шулай ук кояш кагу куркынычын булдырмас өчен баш киеме булу мәҗбүри.

Урамга чыкканда кояштан саклый торган крем сөртергә киңәш ителә. Моннан тыш, иртәнге 11 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр ачык кояшка чыгарга, бигрәк тә, эсседә озак йөрергә киңәш ителми.

«Кыскасы, гади кагыйдәләрне үтәсәң, эссе җәй организмга өстәмә рәвештә җитди йогынты ясарга тиеш түгел», – дип саный табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100