Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб эссе һава торышының кемнәр өчен аеруча куркыныч булуы турында сөйләде
Казанның 21 нче номерлы Шәһәр поликлиникасының медицина профилактикасы буенча табибы Анастасия Иванова эсседә нинди авырулар көчәюе һәм аның кем өчен фаталь булуы турында сөйләде.
«Эсселек – йөрәк-кан тамырлары, үпкә системасына һәм терморегуляция системасына җитди йөкләнеш ул. Куркыныч төркемендә, беренче чиратта, хроник авырулары булган кешеләр тора. Йөрәк авырулары һәм артериаль гипертония булган пациентлар өчен эсселек аеруча куркыныч булырга мөмкин. Бу әлеге авыруларда инсульт һәм инфарктлар куркынычы арту белән бәйле», – дип аңлатты Иванова «Татар-информ» журналисты белән әңгәмәдә.
Табиб билгеләп үткәнчә, куркыныч зонада шулай ук:
- шикәр диабеты белән авыручы кешеләр, аларда эсселек фонында куркыныч гипер - яки гипогликемия үсәргә мөмкин;
- бронхиаль астма яки хроник обструктив үпкә авыруыннан интегүчеләр – аларга кайнар һава сулау авыр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз