news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб энцефалит белән авырган пациент турында: Ризыкны йота һәм сөйләшә алмады

Энцефалит - күп очракта талпаннар белән бәйле авыру. Талпан, асылда, инфекция йоктыру юлларының берсе генә. Бу авыруны тагын ничек йоктырырга мөмкин һәм бу нәрсәгә китерә? Бу хакта Татарстанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире Булат Фәткуллин сөйләде.

Табиб энцефалит белән авырган пациент турында: Ризыкны йота һәм сөйләшә алмады
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Талпан аша гына түгел, һава-тамчы юлы белән дә, кәҗә сөте аша да йога ала

Энцефалит турында ишеткәч, күз алдыбызга үләннәр һәм куаклар арасында утырган талпаннар килә. Чынлыкта исә энцефалит талпаннар аша гына йокмый.

Ул вируслы авырулар: кызылча, кызамык, су чәчәге һәм Көнбатыш Нил бизгәге вакытында барлыкка килергә мөмкин. Менингит вакытында баш мие тышчасының ялкынсынуы баш миенең үзенә дә кагыла ала. Үпкә ялкынсынуы вакытында пневмококк бактериясе кан белән баш миенә эләгергә һәм аңа зыян саларга мөмкин.

«Энцефалит - баш мие зарарлануы белән бәйле авырулар төркеме. Талпан энцефалиты аның бер варианты гына. Ул куркыныч һәм инвалидлыкка китерергә мөмкин, әмма иммунитет яхшы булганда тыныч кына узып китә», - дип аңлатты «Татар-информ»га Татарстанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире Булат Фәткуллин.

Энцефалит талпан аша гына түгел, һава-тамчы юлы белән дә, хәтта кәҗә сөте аша да күчә ала. Әгәр кәҗәне талпан тешләгән булса, ул вируслы сөт бирә.

«Энцефалитны шулай ук кыргый күчмә кошлар – үрдәкләр, казлар китерә ала. Алар Көнбатыш Нил бизгәге чыганагы булып торалар. Кошлар Татарстанга очып килә, аларны черкиләр тешли, шуннан соң шул ук черкиләр кешеләрне тешли. Бизгәкнең инкубация чоры ай ярымга җитә. Бервакыт безгә энцефалит симптомнары булган пациент керде, аның шулай ук Көнбатыш Нил бизгәге вирусы да бар иде. Ул вакытта ноябрь ае иде - черкиләр күптән юк иде инде, һәм без йогышлы бөҗәк аны сентябрь-октябрьдә үк тешләгән дип фаразладык», - дип сөйләде инфекционист.

«Пациент хатын-кыз исән калды, ләкин интеллектуаль хезмәт белән башка шөгыльләнә алмады»

Энцефалит симптомнарына тән температурасының югары булуы, аңның бозылуы һәм, иң куркынычы, функцияләрнең, мәсәлән сөйләмнең югалуы керә. Булат Фәткуллин сүзләренчә, энцефалитның ничек барлыкка килүен һәм баш миенең нинди өлешләрен зарарлаячагын белеп булмый.

«Ел башында безгә 30 яшьлек хатын керде. Эш сменасы вакытында аның температурасы күтәрелгән һәм сөйләме бозылган. Ул Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә менингоэнцефалит белән эләгә, аның көзән җыерулары башланган була. Авыру бит һәм бугаз мускулларына сигналлар бирә торган Брок зонасын зарарлаган була. Ул йоту мөмкинлеген югалта һәм телсез кала, бер тавыш та чыгара алмый. Дәвалану нәтиҗәсендә ул мөстәкыйль йота башлады. Сөйләмне кире кайтару өчен аңа логопед белән дәресләр кирәк булачак», – дип сөйләде табиб.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

2022 елда Казан табиблары талпан тешләгәннән соң энцефалитның авыр формасын йоктырган хатын-кызны дәвалаган. Төмән өлкәсендә кызны талпан тешләгән. Җирле хастаханәдә аңа иммуноглобулин кадаганнар, антибиотиклар билгеләгәннәр. Берничә көннән соң хатын-кызның температурасы күтәрелгән. Аңа энцефалитның авыр формасы диагнозы куела. Бу хакта ул үз эшләре белән Казанга килгәч кенә белә.

Бик авыр хәлдә ул РКИБ реанимациясенә эләгә. Хәле бик тиз начарлана, көзән җыерулар барлыкка килә, аяк мускулларына паралич суга, пациент комага китә, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар.

Табибларның команда эше нәтиҗәсендә мөмкин булмаган диярлек хәл була - бик начар фаразларга карамастан, кыз аңына килә. Кызның хәле тотрыкланганнан соң, аны Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенә тернәкләндерүгә күчерәләр.

«Ул вакытта баш миенә ясалган компьютер томографиясе сурәтендә энцефалитның бик зур өлешләргә зыян салуын күрдек. Фикерләү процессы өчен җавап бирә торган өлешкә зур зыян килгән иде. Кыз исән калды һәм бездән үз аягында китте, әмма интеллектуаль хезмәт белән шөгыльләнә алмады», - дип сөйли Булат Фәткуллин.

Энцефалитның авыр формасы белән авыручылар реабилитация узарга мөмкин, әмма кеше үз теләге белән тырышып шөгыльләнергә тиеш. Әгәр ул ятса, беркайчан да тернәкләнмәячәк, дип ассызыклый табиб.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Талпан энцефалитыннан хәзер үк прививка ясатырга кирәк

«Әгәр бала су чәчәге белән авырса, ул гомер буена герпесның бер төре булган лишай белән зарарланган дигән сүз. Вирус нерв тукымаларында кала. Салкын тию яки стресс вакытында иммунитет какшаганда, ул, мәсәлән, иреннәргә бәреп чыга. Баш мие бик якын, һәм әгәр герпес аңа барып җитсә, кеше куркыныч энцефалит белән очрашырга мөмкин», – дип билгеләде инфекционист.

Димәк, гадәти герпес баш мие функцияләрен югалтуга китерергә мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә үз вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә һәм вируска каршы препаратлар кабул итәргә кирәк.

«Профилактика турында сөйләсәк, монда гадәти киңәшләр булачак: көн саен спорт белән шөгыльләнегез, табиб белән килештерелгән витаминнар кабул итегез һәм зарарлы гадәтләр булдырмагыз. Махсус профилактика да бар. Эндемик районга барсагыз, энцефалиттан прививка ясатыгыз. Безнең илдә бу Себер һәм Көньяк Урал – анда талпаннар аеруча агрессив. Кызганычка, талпан энцефалитыннан гомерлек прививка юк, кабат вакцинация ясатырга туры киләчәк», - дип билгеләде табиб.

Фото: © «Татар-информ»

Сүз уңаеннан, Татарстанның 30 районы да талпан энцефалиты вирусы буенча эндемик. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) хәзер үк прививка ясатырга өндәде.

«Талпан инфекцияләре сезонына озак вакыт калмый. Вакцинация берничә прививкадан тора, һәм март ахырына - апрель башына саклану өчен бу хакта бүген кайгыртырга кирәк», - дигән иде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Татар-информ», Роман Баданов

news_right_1
news_right_2
news_bot