news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб-диетолог организм өчен зыянсыз булган тозны атады

Тозны еш кына «ак үлем» диләр, аны бөерләргә һәм башка әгъзаларга начар йогынты ясый дип әйтәләр. Әмма медицина фәннәре кандидаты, табиб-диетлог Андрей Бобровский бу фикернең гадәти аш тозының химик составына – натрий һәм хлорга бәйле икәнен аңлаткан. Бу хакта ул «Радио 1»гә биргән интервьюда сөйләгән.

Хәзерге тикшеренүләр күрсәткәнчә, тозның төрле төрләре була, аларның һәркайсының табылу үзенчәлеге һәм составы бар:

– Таш тозы: җир асты ятмаларыннан шахта ысулы белән табыла.

– Аш тозы: җир асты катламнарыннан табылган тозлы эремәләрне парга әйләндерү ысулы белән җитештерелә.

– Диңгез тозы: диңгез суын парга әйләндереп алына һәм кристаллары эре булу белән аерылып тора.

– Йодлы тоз: калкансыман биз яхшы эшләсен өчен мөһим элемент булган йод белән баетылган (калий йодид).

– Алсу төстәге Һималай тозы: Пакыстанда чыгарыла, тимер оксиды аркасында кызгылт төстә була, составында кальций, калий һәм магний кебек файдалы минераллар бар.

– Кара тоз: Һиндстаннан кайтарыла һәм кулинариядә кулланыла.

Белгеч фикеренчә, бары тик махсус диетик тоз гына чыннан да зыянсыз була, монда натрийның бер өлеше кальций белән алыштырыла. Мондый тоз кан басымы югары һәм бөер авырулары булган кешеләргә киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100