Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб: Декабрь урталарына коронавирус белән авыручылар саны кимиячәк
Инфекционистлар вирусның бүген үзгәрә, йогышлырак була баруын искәртә.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус белән авыручылар саны декабрь урталарында кимергә мөмкин. Бу хакта «Известия»дә узган матбугат конференциясендә табиб-инфекционист Евгений Тимаков белдерде, дип яза «Российская газета».
Табиб респиратор авырулар, шул исәптән коронавирус белән авыручылар саны, гадәттәгечә, көз көне артуын искәртте. Бу вакытка алар бөтен илләрдә күбәйде. Әмма вакцина алучылар күп булган җирдә коронавирусның чираттагы дулкыны бетә инде, ә вакцинация аз барган җирдә ул сузыла, диде Тимаков.
Табиб билгеләп үткәнчә, вирус бүген үзгәрә. Балалар арасында авыручылар саны артты. Өстәвенә, ул башка авырулар төсен ала башлаган. Аның фонында эчәк авырулары күбәйгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз