Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб D витаминының зыяны турында кисәтә
Препаратны кандагы кальций дәрәҗәсен контрольдә тотканда гына кабул итәргә мөмкин.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). D витамины бөерләр өчен зыянлы булырга мөмкин. Бу хакта Мәскәүнең 2нче клиник хастаханәсенең нефрология буенча баш табибы урынбасары Надия Фролова «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында искә төшерде.
Кальций кебек үк D витамины да бөерләргә авыр йогынты ясавы ихтимал. Ике матдә дә гиперкальцемиягә, ягъни кальций күләме нормадан артуга китерергә мөмкин, диде белгеч.
Шуңа күрә, Россиядә яшәүчеләр «кояш бик аз булган климат»та яшәсәләр дә, аларга вазгыятьне медикамент юл белән төзәтергә омтылуда сак булырга кирәк.
«Әгәр сез D витамины эчәсез икән, кальций дәрәҗәсен күзәтергә кирәк», — диде табиб-нефролог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз