Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб Covid-19ның гадәти салкын тиюдән төп аермасын атады
Коронавирус инфекциясен йоктуручылар еш кына исләрне аеру мөмкинлеген югалта.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Яңа Covid-19 тибындагы коронавирус йогышы еш кына гади салкын тиюне хәтерләтә, тик аннан җәфа чигүче кеше исләрне сизмәскә мөмкин. Бу хакта ФМБАның Федераль фәнни-клиник үзәгендә пульмонология үзәге җитәкчесе Александр Аверьянов YouTube-каналында коронавирустан сәламәтләнгән журналист Максим Шевченко сөйләде.
«Авыручыларның күбесе аносмия сизә, ягъни авыручы исләрне сизми һәм аның тәмнәрне тою мөмкинлеге югала. Бу вирусның үзенчәлеге, ул борын куышлыгы һәм тамакта урнашып, әлеге органнарга зыян китерә, — дип аңлатты белгеч.
Шул ук вакытта Аверьянов Covid-19 симптомнары гадәти ОРВИга охшаш булу сәбәпле, салкын тию билгеләре барлыкка килүне коронавирус инфекциясе билгесе буларак карарга кирәк, дип ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз