news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб COVID-19 чиреннән соң ис һәм тәм сизүне кайтару ысулын әйтте

Төрле исләр, чәчәкләр иснәү яки тәмләткечләр куллану коронавирустан чирләгәннән соң тәм сизүне һәм тәм тоюны торгызырга ярдәм итә ала, әмма дәвалау өчен универсаль препарат әлегә юк.

Роспотребнадзорның Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының клиник эш буенча директор урынбасары, медицина фәннәре докторы Татьяна Руженцова РИА Новостига шул турыда сөйләгән.

«Күзәтүләр тәм һәм ис сизүнең элеккеге хәленә күнегүләр ярдәмендә тизрәк кайтуын күрсәтә. Мәсәлән, төрле хушбуй исләрен, чәчәкләр иснәү, тәмләткечләр кулланган вакытта», –  диде ул.

Шул ук вакытта табиб билгеләп үткәнчә, әлегә кадәр бер генә тикшеренү дә нинди дә булса препаратның  ис һәм тәм сизүне торгызырга универсаль рәвештә ярдәм итүенә ышандырырлык дәлил тапмаган.

Тәм һәм сизү сәләте бозылуның дәвамлыгы бик нык аерыла, ис һәм тәм тою кайбер пациентларга нибары берничә көн эчендә, ә кайберәүләргә бер ел – ел ярымнан соң, кайчагында аннан да күбрәк вакыт узгач та кайтырга мөмкин, дип өстәде Руженцова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100