news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб Covid-19 авыруыннан соң килеп чыккан өзлегүләр турында билгеле

Чәчләрнең күпләп коелуы калкансыман биз, анемия яки стресслар белән бәйле булырга мөмкин.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенең терелеп өч ай узганнан соң барлыкка килергә мөмкин булган нәтиҗәсе ачыкланды. Чәч коелу шундый киң таралган проблема булып тора. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Америка дерматологы Охара Айваз сүзләренчә, аның пациентлары, кагыйдә буларак, ел башында пандемия турындагы яңалыклардан бик нык курыккан яки инде авыруны кичергән кешеләр.

«Тик нәтиҗәләрен <...> алар нәкъ менә өч айдан соң күрде. Моны аңлатып булмый, < ... > чөнки стресс вазгыяте узды, ә физик күренешләр хәзер генә бара», — дип җиткерә белгеч.

Ул чәч күпләп коела башлау белән шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде. Чәч коелуның сәбәбе калкансыман биз яки анемия белән проблемалар булырга мөмкин. Әгәр ул стресстан килеп чыккан икән, кагыйдә буларак, ул аның белән бергә уза. 

news_right_1
news_right_2
news_bot