Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб: Covid-19 авыруы агымының уртача дәвамлылыгы - унбер көн
Авыруның дәвамлылыгы дәвалауның вакытында башкарылуына һәм дөреслегенә, шулай ук пациентның организм үзенчәлекләренә бәйле.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Пациентлар Covid-19 коронавирусы белән уртача 11 көн авырый, әмма кайберләре тизрәк сәламәтләнергә мөмкин. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белгечләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Пациентларның бу чоры (авырулары — Т-и иск.) авыру торышына карап, бер-ике көннән алып 21-28 һәм аннан да күбрәк тәшкил итәргә мөмкин. 14 көннән соң дәвам итә торган симптоматика өстәлгән авырулар, өзлегүләр < ... > белән бәйле», - дип аңлатты Роспотребнадзорның Г.Н. Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиника эше буенча урынбасары Татьяна Руженцова.
Медицина фәннәре докторы сүзләренә караганда, өзлегүләр дәвамлылыгы төрлечә булуы ихтимал. Кайчагында алар өч айдан артып, ярты елга кадәр һәм хәтта озаграк та булырга мөмкин.
Әлеге фәнни-тикшеренү институты клиник бүлегенең кече фәнни хезмәткәре табиб-терапевт Дарья Хавкина авыруның дәвамлылыгы дәвалауның вакытында башкарылуына һәм дөреслегенә, шулай ук пациентның организм үзенчәлекләренә бәйле, дип аңлатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз