Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб чакырту буенча казанлылар йортына хәзер кичектергесез ярдәм бүлеге белгечләре барачак
Элек пациентлар янына өйгә участок табибы бара иде
(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанның өлкәннәр сырхауханәләрендә, пациент чакыруы буенча махсус эшләүче фельдшер һәм табиб бригадаларыннан торган кичектергесез ярдәм бүлекләре ачылган. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Казан шәһәре Башкарма комитеты Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының дәвалау эше буенча урынбасары Альбина Малова хәбәр итте.
Әңгәмәдәш моңарчы пациентлар чакыруы буенча өйләргә участок табибы барып йөргәнен искәртте. “Хәзер участок табиблары җитми. Үз табибы бөтенләй булмаган участоклар да бар. Мондый очракларда чакыру буенча хезмәт күрсәтүне башкаларга йөкләргә туры килә иде. Әйтик, күрше участок табибына”, - диде ул.
Альбина Малова сүзләренә караганда, яңа системаның өстенлеге – оперативлыкта. “Әйтик, температурасы югары булган кеше өенә табиб чакырды, ди. Әмма аның табибы сырхауханәдә 12-17 сәгатьләрдә пациентларны кабул итә, ди. Димәк, мондый очракта табиб чакыру буенча кабул итү сәгатьләреннән соң гына бара алачак, ә бу инде шактый соң булырга да мөмкин. Хәзер исә бу ярдәмне тиз арада күрсәтәчәк персонал бар, табиблар чакыру буенча тизрәк килеп җитәчәк”, - дип аңлатты сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары.
А. Малова ассызыклаганча, юл-транспорт һәлакәтләре, инфаркт, инсульт нәтиҗәсендә бик тиз арада медицина ярдәме күрсәтү өчен, ашыгыч медицина ярдәмен чакырту зарур.
Шул ук вакытта, Альбина Малова, хәле начарайган пациентның сырхауханәгә килеп күренүе кулайрак, дип тә басым ясады. “Әгәр пациент хәрәкәттә булып, сырхауханәгә үзе килсә, бу яхшырак. Бу вакытта табиб аны карап кына калмаячак, ихтыяҗ туа калса, ашыгыч анализлар да бирдертә яки дарулата ярдәм күрсәтә алачак. Биредә капельница кую мөмкинлеге дә бар”, - дип шәрехләде А. Малова.
“Хәзер балалар сырхауханәләренә дә йогышлылыгы 100 процент булган инфекцияләр белән мөрәҗәгать итмиләр, диярлек. Хәзер балалар, башлыча, кискен тын юллары чире белән авырый, әлегә грипп та теркәлмәгән. Температура югары булып, өйгә табиб чакырту системасы 60 нчы елларда барлыкка килгән иде, ул вакытта кызамык, кызылча, җил чәчәге авырулары котырган иде”, - дип билгеләп узды Альбина Малова һәм хәзер сырхауханәләрдә һаваны өзлексез рәвештә йогышсызландыра торган дезарлар булуын әйтеп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз