news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб чәчтарашханәләрдә коронавирус йоктырмау ысуллары турында сөйләде

Белгеч фикеренчә, бит белән бәйле процедуралардан баш тартырга туры киләчәк.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Чәчтарашханәләрдә булганда маска куллансагыз, Covid-19 коронавирусы йоктырмаска мөмкин. Бу хакта югары категорияле табиб Лариса Алексеева сөйләде, дип хәбәр итә «Звезда»телеканалы.

«Чәчтарашханәдә чәч кисү, прическа ясау кебек процедураларны гына башкара аласыз, башка процедуралардан тыелып тору кирәк», — дип билгеләде медик.

Шул ук вакытта, табиб сүзләренә караганда, коронавирустан саклану өчен, керфекләр үстерү, биткә маскалар һәм пилинг ясау кебек процедуралардан баш тартырга туры киләчәк.

«Контакт бик якын, һәм, әгәр дә чәчтараш авырса, авыруны сез дә йоктыра аласыз», — дип шәрехләп үтте Алексеева.

news_right_1
news_right_2
news_bot