news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб бүлмәне кондиционердан башка гына суыту серләре белән уртаклашты

Эссе көндә бүлмәне кондиционердан башка салкын су һәм боз салынган ләгән ярдәмендә суытырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү буенча баш штаттан тыш белгече Андрей Тяжельниковка сылтама белән хәбәр итә.

«Әгәр кондиционер юк икән, вентиляторны кабызырга мөмкин. Инде ул да булмаса, җилләтү өчен тәрәзә һәм ишекләрне ачарга, бу вакытта бүлмәдән чыгып торырга кирәк. Тәрәзә төбенә салкын су һәм боз салынган ләгән куярга һәм җылынгач, аны алыштырырга мөмкин», - диде Тяжельников.

Табиб билгеләп үткәнчә, әгәр кеше салкын душ кабул итү мөмкинлеге булмаган офиста утыра һәм бүлмәдә эссе икән, беренчедән, махсус режим сакларга - аз-азлап һәм даими рәвештә салкынча су эчәргә кирәк.

«Икенчедән, эссе көндә мөмкин булганча җиңел, киң кием кию зарур. Өченчедән, битне вакыт-вакыт салкын су белән чайкарга мөмкин. Шулай ук култык астын, күкрәк тирәсен салкын суда чылатылган сөлге белән ышкырга, юеш чүпрәкне баш артына, маңгайга куярга була», - дип өстәде табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100