news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб битлек киеп йөрүнең нинди инфекцияләрдән саклаганын әйтте

Кызамык, дифтерия һәм коклюш, кискен респиратор инфекцияләре белән авыручылар саны кимегән.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Ковидка каршы профилактика чаралары, шул исәптән битлек киеп йөрү һәм социаль дистанция саклау Россия халкын башка инфекцияләрдән дә саклаган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова әйтте.

«Битлек киеп йөрү, сак булу, социаль дистанция саклау безнең төрле инфекцияләрдән саклады», — дип сөйләде Анна Попова «Россия 24» телеканалы эфирында.

Ул кызамык, дифтерия һәм коклюш, кискен респиратор инфекцияләре белән авыручылар саны кимү күзәтелүен әйтте. Шулай ук, кулларны еш юу аркасында кискен эчәк инфекцияләре белән авыру да сизелерлек кимегән.

«Быел без бар көчне куеп, полиомиелиттан һәм кызылча авыруларыннан ирекле ил дигән статусны саклап кала алдык», — диде Анна Попова. 

news_right_1
news_right_2
news_bot