news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб бер ел элек коронавирус инфекциясен кичергән кешеләргә киңәшләр бирде

Узган ел коронавирус инфекциясе белән авырган россиялеләр бүген өзлегүләргә дучар булырга мөмкин, дип кисәтте табиб-терапевт Андрей Звонков. Sputnik радиосына биргән интервьюсында ул коронавирус инфекциясен кичергән кешеләргә үз киңәшләрен җиткерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россиядә узган елның икенче яртысында коронавирусның «дельта» штаммы өстенлек итте, ул күп кенә кешеләрнең гомерен өзде һәм үзеннән соң зур эз калдырды, дип билгеләп үтте Звонков. Беренче чиратта, инфекциядән пациентларның кан тамырлары һәм үпкәләре зыян күрде, дип искәртте ул.

Хәтта «дельта» штаммын йоктырганнан соң бер ел үткәч тә кеше коронавирусның тискәре нәтиҗәләре белән очрашырга мөмкин, дип сүзен дәвам итте табиб. Аның сүзләренчә, өзлегүләрнең авырлыгы һәм характеры инфекциянең организмда ничек таралуына, пациентның ни дәрәҗәдә җитди һәм озак чирләвенә бәйле.

Әлеге авыруны кичергән кеше билгеле бер «көнкүреш шартларына» җайлашырга тиеш, аерым алганда, аңа даими рәвештә медицина тикшеренүе һәм диспансеризация узарга кирәк дип саный табиб. Тернәкләндерү курслары да кирәк булуы ихтимал, дип өстәде ул.

«Әгәр ниндидер проблема туса, тернәкләндерү курслары узарга киңәш ителә. Бу – физкультура, физиотерапия, курортта ял итү булырга мөмкин», - дип искәртте Андрей Звонков.

Коронавирус инфекциясен кичергән кешеләргә үз вакытында вакцинация һәм ревакцинация узарга кирәк, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100