news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб борчымаган акыл тешен алдырмаска киңәш итте

«Алып ату иң җиңел әйбер, мин моны хупламыйм», - диде Татарстанның атказанган табибы Ирек Билалов.

Табиб борчымаган акыл тешен алдырмаска киңәш итте
"Татар-информ"

Татарстанның атказанган табибы, Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы Ирек Билалов акыл тешен алдыру-алдырмау мәсьәләсенә ачыклык кертте.

«Безгә акыл тешен алдырырга киләләр. Сау-сәламәт, яисә аз гына кариес башланган теш була. Сезгә ничек комачаулый соң ул? – дип сорыйм. Әгәр дә ул зыян, уңайсызлык китермәсә, торсын. Аллаһы Тәгалә безгә кирәкле әйберләрне биргән, безнең организмда артык әйбер юк», – диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

Ирек Билалов сүзләренчә, астагы акыл тешләрен алу да кыен. «Астагы, сау-сәламәт сигезенче тешне алу да җиңел эш түгел. Нык, тыгыз сөяк эчендә утыра ул. Алып ату иң ансат нәрсә. Мин моны хупламыйм», – диде ул.

  • Табиб Ирек Билалов белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100