news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: БАДлар кулланганчы, табиб белән киңәшләшү кулай

БАДның составында нәрсәләр бар, кешегә ярыймы-ярамыймы икәнен белергә кирәк, ди Ирек Билалов.

Табиб: БАДлар кулланганчы, табиб белән киңәшләшү кулай
"Гадел әңгәмә" тапшыруы
"Татар-информ"

Татарстанның атказанган табибы, Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы Ирек Билалов БАДлар эчә башлаганчы, башта табиб белән киңәшләшергә кирәк икәнен әйтте.

«БАДлар кулланганчы табиб белән киңәшләшү кулай. Аның составында нәрсә бар, кешегә ярыймы-ярамыймы икәнен белергә кирәк. Һәр кешене индивидуаль карарга кирәк. Бәлки, кайбер кешегә ярап та бетмидер ул. Анализларны тикшерергә кирәк. Кеше аягын дәвалыйм дип уйлыйдыр, ә карасаң, бавыры, бөере бөтенләй исән түгел, кан тамырлары тыгыла башлаган булырга мөмкин», – диде ул.

Табиб «БАДлар ярдәмендә ковид, рактан дәвалап була», – диюче челтәрле бизнес алып баручылар турында да әйтте.

«Белеп куллансаң, аңлап эшләсәң, күпмедер файдасы булырга мөмкин. Ә инде коронавирустан, яман шештән дәваланам, дип БАДлар эчүчеләр ахыр чиктә табибларга килә. Челтәрле бизнес – «бизнес» сүзе бит инде ул. Сатучы сата инде, аңа бит сатарга кирәк», – диде Ирек Билалов «Гадел әңгәмә» тапшыруын алып баручы Гадел Әхмәтҗановка.

  • Татарстанның атказанган табибы белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын сылтама аша кереп карый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100