Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб бәйрәмнәрдә ерак юлга сәфәргә чыкмый торырга киңәш итте
Ул бәйрәмнәрне өйдә үткәрү иминрәк була дип саный.
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Табиб-инфекционист, профессор Николай Малышев Яңа ел бәйрәме көннәрендә ерак юлга йөрмәскә һәм кечкенә төркемнәр белән, дистанцияне саклап кына паркларда ял итәргә киңәш итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Иң яхшысы — паркларда йөрү. Һәм шуны истә тотарга кирәк: анда берничә генә кеше булса да социаль дистанцияне үтәргә яки урамда битлек кияргә кирәк. Тик суыкта битлек бик тиз яраксызга чыга. Юешләнү белән үк, аны алмаштырырга кирәк», — ди Малышев.
Ул ерак сәфәрләрдән баш тартып, бәйрәмнәрне өйдә үткәрү куркынычсызрак булуын әйтте.
«Без грипп буенча чирләүчеләр саны каникул вакытында кимүен күрәбез. Аннары, халык күпләп йөрү сәбәпле, бу күрсәткеч тагын арта башлый», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз