news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб авырганнан соң шунда ук нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты

Сәламәтләнү авырганнан соң шунда ук гадәти тормыш ритмына әйләнеп кайтырга мөмкин дигәнне аңлатмый, дип белдерде Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү буенча баш штаттан тыш белгече Андрей Тяжельников Sputnik радиосына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Чир организм эшчәнлеген боза, шуңа күрә тернәкләнү өчен вакыт кирәк. Әгәр авырып терелгәннән соң кеше тиз арый һәм тыны кысыла икән, хәвефләнергә нигез бар. Әлеге симптомнар кешене тагын ниндидер тернәкләнү чаралары кирәк дигән фикергә этәрергә тиеш», - дип ачыклык кертте белгеч.

Организмга тизрәк тернәкләнергә ярдәм итү өчен берничә гади кагыйдәне үтәргә кирәк, дип сүзен дәвам итте ул.

«Тернәкләнү чорында, беренче чиратта, билгеле бер режимны сакларга кирәк. Ягъни ниндидер физик һәм психологик йөкләнешләрдән качуың хәерле. Моннан тыш, туклану рационын үтәү зарур. Ул витаминнар һәм микроэлементларга бай булырга тиеш. Шулай ук җитәрлек күләмдә сыеклык эчәргә кирәк», - дип өстәде белгеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot