news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб август урталарыннан коронавирус инфекциясен йоктыручыларның артачагын фаразлады

Йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков фикеренчә, август урталарыннан коронавирус инфекциясен йоктыручылар артырга мөмкин. Ул билгеләп үткәнчә, бу авыруның ни рәвешле узуына һәм хастаханәгә озатылган пациентлар санына бәйле булачак. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Ярты ел узып китте, иммунитет кими… Ничек кенә булмасын, инфекция йоктыручылар артачак, бу якынча август уртасыннан һәм көзен күзәтеләчәк», - диде Тимаков.

Эксперт билгеләп үткәнчә, алдагы эпидемиологик вазгыять коронавируска иммунитетның сыйфатына, аның бу чирне кабат йоктырудан саклау-сакламавына, шулай ук вирусның яңа мутацияләре барлыкка килүгә бәйле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot