news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб атланмайның файдасы һәм зыяны турында сөйләде

Атланмай зыянлы продукт түгел, әмма аны чама белән кулланырга кирәк.

Табиб атланмайның файдасы һәм зыяны турында сөйләде
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»).Табиб-диетолог Елена Соломатина атланмайны күпме күләмдә ашарга яравын һәм кайсы очракта аны ашаудан баш тартырга кирәк икәнен әйтте. Бу хакта «Вечерняя Москва» яза.

Холестерин күләме күп булу сәбәпле, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләргә атланмай ашарга ярамый, диде табиб.

«Бу сөт продуктын холестерин күләме югары кешеләргә, атеросклероз булган пациентларга, ашказаны асты бизе авыруы, үт куыгында ташлары булган кешеләргә, шулай ук артык авырлык җыйган кешеләргә ашарга ярамый», — дип сөйләде Елена Соломатина.

Атланмай зыянлы продукт түгел, әмма аны чама белән кулланырга кирәк. Диетолог сүзләренчә, олыларга көнгә 20-30 грамм май ашарга ярый, балаларга 10 грамм җитә. Ә өлкән яшьтәгеләргә атланмай ашаудан тыелырга кирәк.

Елена Соломатина атланмайдан бөтенләй баш тартмаска өндәде, чөнки ул A һәм D витаминнарына бай һәм иммунитет, тире, тырнак, чәч һәм нерв системасы өчен файдалы. «Бигрәк тә кышкы чорда, кояш аз вакытта һәм сөякләр көчсезләнгәндә, май бу микроэлементларның дефицитын компенсацияли», — дип аңлатты табиб.

Дитолог сүзләренчә, атланмайны үсемлек мае яки майлы балык белән алыштырырга мөмкин. «Тәрәч балыгы бавыры D витаминын алыштыра ала», дип өстәде Соломатина. Каротиноидларга бай сары һәм кызгылт сары төстәге җиләк-җимеш һәм яшелчәләр — кабак, кишер, әфлисун һ. б. А витамины чыганагы булып тора.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100