news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб антибиотик эчү кайсы очракта зыянлы булуын аңлатты

Вируслы инфекцияләр вакытында антибиотиклар эчүнең файдасы юк.

(Казан, 1октябрь, “Татар-информ”). Антибиотикларны табиб киңәш итмәгән килеш эчү сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин. Мәскәү Сәламәтлек саклау Департаментының беренчел медицина-санитария ярдәме буенча баш штаттан тыш белгече, 121нче поликлиниканың баш табибы Андрей Тяжельников шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Баш табиб мондый даруларның өстәмә эффектлары күп булуын билгеләп үтте. Аларга бавыр һәм бөер функциясен бозу, аллергия реакцияләре, иммунитетны киметү, ашказаны микрофлорасы һәм организмның лайлалы тышчалары дисбалансы керә.

Моннан тыш, антибиотикларны кирәкмәгән очракта эчү авыруның әлеге препаратларга ияләшүенә китерә, дип өстәде Тяжельников.

"Билгеле бер авыруларга каршы торыр өчен ясалган антибиотиклар көчсезләнгән очраклар да бар", - дип хәбәр ителә башкала сәламәтлек саклау департаменты сайтында.

Табиб аңлатканча, антибиотиклар төркемендә булган дарулар микроблар китереп чыгарган авырулар вакытында билгеләнә. Шуңа күрә аларны вируслы инфекцияләре вакытында эчү бөтенләй файдасыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100