Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб аномаль җылы кышның зыяны турында сөйләде
Җылы кыш гипертоникларга, гипотоникларга, аллергикларга, астматикларга һәм башка хроник авыруларга куркыныч тудыра.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Аномаль җылы кышкы һава торышы хроник авырулардан интегүче кешеләр өчен куркыныч. Бу хакта «Вечерняя Москва» газетасы кардиолог Наталья Насыйбулинага сылтама белән яза.
Аерым алганда, температура һәм атмосфера басымы үзгәрүгә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан һәм сулыш юллары авыруларыннан интегүчеләр сизгер була.
Кан басымы түбән яки югары булган кешеләрдә «мигреноз авыртулар, тын юлларына һава җитмәү хисе барлыкка килә». Температура уйнавы аркасында кандагы лейкоцитлар дәрәҗәсе кимеп, аллергия реакцияләре барлыкка килә һәм йогышлы өзлегүләр кискенләшә, дип аңлатты табиб.
Дымлылыкның артуы, үз чиратында, астматиклар сәламәтлегендә чагылыш таба. Ә магнит бураннары вегетатив нерв системасы эшенә тискәре йогынты ясый, дип өстәде ул.
Шуңа бәйле рәвештә, Насыйбулина вегетатив нерв системасы белән шөгыльләнергә киңәш итте: йокы режимын сакларга, даими рәвештә ашарга, күбрәк йөрергә һәм башкалар. «Бу процесслар чыныгу чаралары белән бергә барырга тиеш, әмма фанатизмсыз», – дип йомгаклады табиб.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, җылытканнан соң Татарстанга суыклар килә, аннары тагын җылы һава торышы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз