news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб Алсу Ишниязова: Уй-фикерләр матур булса, авыру урап уза

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Гөлнара Вәлиеваның Удмуртия Рес­публикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Алсу Равил кызы Ишниязова белән әңгәмәсе басылып чыкты.

Табиб Алсу Ишниязова: Уй-фикерләр матур булса, авыру урап уза
Фото: «Яңарыш» газетасы

Алсу Равилевна, үзегез белән таныштырып китсәгез иде.

Мин үзем Ижауда туып-үстем. Әтием – Актаныш, әнием – Чистай ягыннан. Әти-әнием 1972 елда Ижауга килеп төпләнгәннәр. Ул чакта кулларында 1 яшьлек апам була. 3 елдан мин туганмын. Башта бирегә Тат. Әҗби авылыннан әтинең әти-әниләре күчеп килә. Су басу куркынычы янагач, авыллары белән күченәләр. Кем кая китеп урнаша. Әтинең 3 апасы Чайковский шәһәренә киткән, 4 абый-эне, әби-бабай биредә төпләнәләр. Әнием Зөһрә Минап кызы Чистай педагогия училищесын тәмамлап, башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен алган. Гомерен тәрбияче булып эшләүгә багышлый.

Әти Равил Миркасыйм улы Заһитов Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Бик әйбәт баянда уйный иде, әнием бик матур җырлый, шуңа да әти-әниемне күпләр белә. Аларны төрле мәҗлесләргә, бәйрәмнәргә чакыралар иде. Әтием, кызганычка каршы, 2010 елда вафат булды. Әнием, Аллаһыга шөкер, исән-сау. Әтием «Удмуртлес»та механик булып эшләде. Бертуган апам Земфира юридик белем алып, хәзерге вакыта Дәүләт Советында сайлау комиссиясендә юрист булып эшли. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсем килә: фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алина Заһитова – минем туганым.

Үзем 50 нче мәктәптә укыдым. 8-9 нчы сыйныфларда укыган чакта ук табиб булырга хыялландым. Ул вакытта мин Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәрен 2-3 кат укыдым, китап бик ошады. Әнинең бертуган Госман абыйсы Ижау мединститутын тәмамлап, гомер буе табиб булып эшләде. Хәзерге вакытта Түбән Камада яши. Ул укыган чакта бездә торды. Шул вакытта мин аның анатомия дәреслекләрен кызыксынып карый идем. Табиб булу теләге тагын да көчәйде. Мәктәпне тәмамлап, Ижау мединститутына укырга кердем. Үз һөнәремне дөрес сайладым дип уйлыйм, беркайчан да үкенгәнем булмады.

Апамның кызы – табиб-рентгенолог, ул Ижаудагы 5 нче сырхауханәдә эшли. Нәсел буенча табиб­лар артуына сөенәм. Хәзер исә минем юлымны кызым Әдилә дәвам итә. Ул Санкт-Петербургта югары белем алды, хәзерге вакытта Мәскәүдә табиб-ортодонт булып эшли. Кызым белән без дус кызлар кебек аралашабыз. Гомер буе эшләдем, артык иркәләмәдем, бәлки игътибарым да җитмәгәндер. Алда һөнәр сайлау мәсьәләсе килеп тугач, мин аңа, бәлки табиб булырсың дидем, сүземә колак салды. Ул шәһәрнең 41 нче лицеен алтын медальгә тәмамлады. Аллаһыга шөкер, аңа теш табибы булу бик ошый.

Улым Равилгә 13 яшь. Ул Г. Тукай исемендәге 6 нчы гимназиядә татар сыйныфында укый, футбол белән шөгыльләнә. Математика, инглиз телен яратып өйрәнә. Әтисенә охшаган. Әтисе, кызганычка каршы, арабыздан бик иртә китте. Беркөнне: «Әни, миңа татар теле буенча репетитор кирәк, чөнки мин татар булгач, инглиз теленә караганда, татар телен яхшырак белергә тиеш!» – дип шаккатырды. Аның татарча тулы җөмләләр белән сөйләвен тыңлап сөенәм. Беркөнне өй эшенә әби-бабасы турында сөйләргә кушылган булган. Мин командировкада идем. Әбисенә шалтыратып, сорашып, текст төзеп, шуны сөйләп, «5»ле алган. Аның шуңа ничек сөенүен аңлатып бирергә сүзләр таба алмыйм.

Үзем сәламәтлек саклау өлкәсендә 25 ел эшлим. Интернатураны «Ижсталь» сырхауханәсендә терапевт булып уздым. Эшкә урнашуым да кызыклы булды. Әнием авырып, табибка баргач: «Сездә эш урыннары юкмы?» – дип сораган. «Участок терапевт­лары кирәк», – дигәннәр. Мин эш эзләп йөрмәдем, яшәү урыныма якын-тирәдәге сырхауханәдә учас­ток терапевты булып эшли башладым. Акрынлап үз көчем белән күтәрелдем: цех табибы, көндезге стационар бүлеге мөдире, баш табиб ярдәмчесе, баш табиб, министр урынбасары... Сырхауханә эшен яхшы беләм.

Җитәкче ул үзе шул системада эшләгән кеше булырга тиеш. Бу – минем фикер. 2022 елда мине 7 нче шәһәр хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләделәр. Бу минем өчен яңа тәҗрибә булды, чөнки мин сырхауханәне белсәм дә, стационар эше таныш түгел иде... Рес­публика, район халкын да кабул итүче – нейрохирургия, ЛОР, бала тудыру йорты, балалар инфекция хастаханәсе, анестезиология – болар минем өчен яңалык иде. 2 нче сырхауханәдән күз яшьләре белән киттем, чөнки ул миңа бик якын, мине анда хөрмәт итәләр, яраталар иде. Икенче гаиләм кебек булган коллективтан аерылу авыр булды. Ул чагында ирем киңәшләре белән бик ярдәм итте. «Алсу, урнаш, ияләшерсең, үсәргә кирәк», – диде. Мин анда 2 елга якын эшләдем. Авырлыклар да булды, әлбәттә. Тик бердәм коллектив белән без аларны җиңдек.

Удмуртия Сәламәтлек саклау ми­нистр­лыгына эшкә ике тапкыр чакырдылар. Беренче тапкыр кире каксам да, икенчесендә каршы килә алмадым. Әлбәттә, монысы да минем өчен яңалык булды. Бик озак ияләштем. Эш бик кызыклы, министр белән дә, хезмәттәшләр белән дә бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Биредә Хөкүмәт, хакимият, министрлык­лар, башка регионнар белән элемтәдә торабыз, эшлибез.

Сез – киң һәм нечкә күңелле, яр­дәмчел. Бу сыйфатлар сезгә комачау­ламыймы?

– Сез бу сорауны биргәч, исемә төште. Медакадемиягә укырга кергән вакытта, инша язу каралган иде. Достоевскийның «Преступление и наказание» әсәре буенча өзек китереп, табиб буласым, кешеләргә ярдәм итәсем килә дип яздым. Шул девизым мине гомер буе озата бара. Хәзер заманасы да башкачарак, кешеләр дә бераз үзгәрде шикелле, тик шулай да, мин ярдәмчел булырга тырышам. Мин халык, иҗтимагый оешмалар белән очрашкан чакта: «Нинди генә проблема, сорау булмасын, аны чишү юллары бар», – дип әйтәм. Һәр сорауны тыныч кына, аңлашып, бер-береңә пычрак сүзләр атмый, пычратмый, яраламый, мыскыл итмичә хәл итеп була.

Табибның эш сәгате чикләнгәнме?

– Табибның эш вакыты 24 сәгать дип һич икеләнмичә әйтә алам. Беркөнне ничә шалтырату булды микән дип санаган идем, 65 шалтырату кабул иткәнмен, әле бу ватсап,телеграм, МАХ, ВКонтактеларны санамыйча. Әлбәттә, ял көнендә кайчак берни уйламыйча онытыласы килә, тик бу мөмкин түгел.

Алсу Равилевна, эшләргә көч-энергия кайдан аласыз?

– Мин шәхси йортта яшим. Мине табигать тынычландыра, көч бирә. Скандинавия таяклары белән «Сәламәтлек сукмагы»нда йөрим. Каядыр барам икән, матур пейзаж күрсәм, туктап, фотога төшерәм. Мин кечкенә чакта фотога төшерү белән шөгыльләндем, шул вакытта мин матурлыкны күрергә өйрәндем. Яхшы татарча музыка тыңлау ми­не илһамланыра. Мин баянга җыр­лаганнарын яратам. Вадим Захаров, Сиринә Зәйнетдинова, Эльмира Сөләй­манова, Рамил Галимҗанов, Иркә, Ришат Төхвәтуллинны тыңлыйм. Әти баянда уйнап, әни җырлагач, без гел татарча җыр тыңлап үстек. Балачак елларым «тәмле вакытлар» булып истә калганнар. Әти безнең ягымлы, яхшы күңелле кеше иде. Ул баянын ала да, «Кызлар, әйдәгез, репетиция ясыйбыз», – дип уйнап җибәрә. Ул уйный, без җырлыйбыз. Кунакка баргач: «Хәзер Алсу, хәзер Земфирә җырлый», – дип, безне җырлата иде. Яшь вакытта авылга кайткач, клубта җырлап йөргәнне хәтерлим.

Тагын бер энергия туплый торган урыным – ул авыл. Әтиләрнең авыллары беткәч, без инде анда кайтмадык. Әнием Чистай районы Чирүле Шынтала авылыннан. Минем анда туганнарым күп. Кайтсам, 3 көн берсеннән берсенә йөреп, урманга, кырга чыгып, ял итәм. Машинада рульдә музыка тыңлап бару – минем өчен үзе бер ял. 1000 чакрым барырга да риза. Руль мине арытмый, ә киресенчә, ял итәм. Бу да әтиемнән киләдер дип уйлыйм. Яхшы компаниядә, якыннар, туганнар, дус­лар, балалар белән бергә булу да илһамландыра. Эшнең нәтиҗәсен күрү, кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетү, кемгәдер булышу яңа эшләргә этәрә, күңел үсә».

news_right_1
news_right_2
news_bot