Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб җәйге эссене җиңелрәк кичерер өчен киңәшләр бирде
Эссе көннәрдә организм йөкләнешне авыр кичерә. Җәйге эссе бик күпләргә, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә уңайсызлыклар китерә.
Билгеле бер яшьтән башлап кешегә эсседә ярдәм итә торган махсус чаралар җыелмасы бар. Бу хакта табиб-невролог Павел Хорошев «Радио 1» белән әңгәмәдә сөйләде.
«Безнең организм өчен җылылыктан арыну бик мөһим. Моның өчен табиб белән киңәшләшеп, дарулар рационын яңартырга, бүлмәдәге температураны уңайлы итәргә, кондиционер кулланырга, күбрәк су эчәргә кирәк», — дип киңәш итте эксперт.
Җәйге чорда бәдрәфкә йөрү ешаерга мөмкин, чөнки организм тоздан, артык судан, электролитлардан арына.
«Төнгелеккә бер-ике төймә «Аспаркам» эчеп ятарга киңәш итәм. Ул магний һәм калий запасын тулыландыра. Бу аритмияне профилактикаларга ярдәм итәчәк, бигрәк тә тән авырлыгы югары булган кешеләргә», — диде табиб.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз