news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб җәен туңдырманың зыяны турындагы миф хакында сөйләде

Киң таралган ялгыш фикергә карамастан, туңдырма эсседә ангинага сәбәпче була алмый, әмма тамакның туңуы аркасында авыру тудыра торган бактерияләргә карата иммунитетны төшерергә мөмкин. Мәскәүнең Ленин проспектындагы МЕДСИ клиникасы табиб-педиатры Наталья Нежданова «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, ангинаны (кискен тонзиллит) уңайсыз факторлар фонында патоген бактерияләр яки вируслар китереп чыгара. «Туңдырма үзе куркыныч түгел, әмма тамакның туңуы иммунитетны киметергә мөмкин, шуның аркасында авыру тудыра торган флора активлаша», - дип искәртә табиб.

Әгәр организм бик үк сәламәт түгел икән, хәлне катлауландырмас өчен туңдырманы күп ашамаска кирәк, дип киңәш итә ул.

Тулаем алганда, әлеге продукт нерв системасы һәм иммунитет өчен файдалы – анда 20дән артык аминокислота, витаминнар һәм микроэлементлар бар. Әмма кайбер авырулар вакытында, атап әйткәндә, ашказаны-эчәк трактында проблемалар булганда, аны чикләвең хәерле, дип сүзен төгәлләде табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100