Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб: Җәен колакчыннар кию колакларда йогышлы авырулар китереп чыгарырга мөмкин
Җәен колак авырулары барлыкка килү куркынычы кинәт арта. Белгечләр моның сәбәпләренең берсе буларак эссе көннәрдә колакчыннарны еш куллануны атый. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, табиб-отоларинголог Людмила Елизарова «Радио 1» белән әңгәмәдә сөйләде.
«Колакчыннарны көндәлек тормышта кулланудан бөтенләй баш тарту яхшырак. Алар эчке колакның лайлалы тышчасын ярсыта, бу хәтта ишетү сәләтен югалтуга китерергә мөмкин. Эчке колак бик сизгер, шуңа күрә тавыш чыганагы аннан мөмкин кадәр ераграк булырга тиеш», - дип билгеләде ул.
Эксперт куркынычсызрак альтернатива буларак эчке колак белән турыдан-туры элемтәгә керми торган, колакның тышкы ягыннан кия торган зур колакчыннар кулланырга киңәш итте.
«Колак эченә берни дә тыгарга ярамый — бу колак эчен ярсытырга һәм ялкынсынуга китерергә мөмкин. Моннан тыш, колакчыннар аша вируслы яки гөмбәле инфекция кертергә мөмкин, бу фурункул барлыкка килүгә китерәчәк. Шулай ук еш проблема — колак эчендә күкерт бөкесе барлыкка килү. Ул вакыт белән инфекция чыганагына әйләнә ала һәм системалы дәвалауны таләп итә», - дип аңлатты Людмила Елизарова.
Әгәр колакчыннардан тулысынча баш тарту мөмкин булмаса, табиблар аларны даими рәвештә антисептик белән эшкәртергә киңәш итә. Әмма бу мөмкин булган авырулардан тулысынча саклануны гарантияләми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз