Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб: 60 яшьтән узган кешеләргә «Спутник Лайт» белән прививка ясатырга кирәкми
Белгеч бу 60+ категорияле затларның Т-күзәнәк иммунитеты формалашуның начараюы белән бәйле, дип искәртә.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бер компонентлы «Спутник Лайт» препараты 60 яшькә кадәрге гражданнарны вакцинацияләү өчен туры килә. Өстәвенә, бу ревакцинациягә дә, авыру кичергәннән соң ясала торган прививкаларга да кагыла, дип хәбәр итә «Известия» табиб-инфекционист Евгений Тимаковка сылтама белән.
Табиб билгеләп үткәнчә, «Спутник Лайт» препараты иммунитет күнегүләренә ярдәм итә, шулай ук иммунологик хәтер формалаштыра.
«Спутник V» һәм «Спутник Лайт»ны эшләгән Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк директоры элек билгеләп үткәнчә, бер компонентлы вакцина 60 яшькә кадәрге гражданнар өчен генә билгеләнгән. Тимаков, коллегасының әйткән сүзләрен шәрехләп, бу 60+ категорияле затларның Т-күзәнәк иммунитеты формалашуның начараюы белән бәйле, дип искәртә.
«Шуңа бәйле рәвештә, „дельта “штаммына һәм коронавирус инфекциясенең башка мутацияләренә каршы көрәшү максатыннан җитәрлек тулы кыйммәтле иммун җавап формалаштыру өчен иммунитетның актив һәм тулы кыйммәтле булуы кирәк, шуңа күрә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ике компонетлы прививка ясатырга киңәш ителә, хәтта авыру кичергәннән соң да», — диде инфекционист.
Шул ук вакытта ревакцинацияне ярты ел интервал белән кабатларга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз