news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Таба» этно-проектлар бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Проектлар кино, театр, музыка, бизнес, мәгариф һәм медиа кебек юнәлешләрдә булырга мөмкин.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 5-8 декабрьдә Казанда «Таба» яшьләр этно-проектлары акселераторы узачак, анда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге теләгән һәркем катнаша ала. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Акселератор яңа форматлар һәм төрле халыкларның күпгасырлык мәдәниятендәге яңа яңгырашны эзләүгә юнәлдерелгән», - диелә хәбәрдә. Анда әлеге өлкәдәге иң яхшы проект авторлары җыелачак. Чарада катнашучылар аларны экспертлар белән эшләп бетереп, потенциаль иганәчеләр, грант бирүчеләр һәм инвесторларга тәкъдим итә алачак.

Иң кызыклы һәм үзенчәлекле проект тәкъдим итүчеләрнең аларны гамәлгә ашыру өчен грантлар оту мөмкинлеге дә бар.

Проектлар кино, театр, музыка, бизнес, мәгариф һәм медиа кебек юнәлешләрне колачлый.

Чарада катнашу өчен гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot