Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^«Таң йолдызы» балалар фестивале
^«Таң йолдызы» балалар фестивале
(Төмән, 13 март, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). 11-12 февраль көннәрендә өлкәбездә 14нче мәртәбә «Таң йолдызы» балалар фестивале булып үтте. Фестивальгә килгән балалар Төмәнннән ерак түгел мәһабәт урман эчендә урнашкан «Радуга» лагерендә яшәделәр.
Беренче көнне лагерьның тамашалар залында балалар вокал, хор һәм җыр ансамбльләре, инструменталь оркестрлар, бию, сәнгатьле сүз, кулланма иҗат бүлекләре буенча ярыштылар. Төмән дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты доценты, өлкә татарларының милли мәдәни мохтәрияте әгъзасы Вәлимә Ташкалова җитәкчелегендә эшләгән жюри гадел булырга тырышып, көне буена сузылган бәйгене күзәтте һәм дипломантларны, лауреатларны билгеләде.
Вокал буенча яшь җырчылар арасында Төмән районының Шыкча авылыннан килгән 9 яшьлек Илшат Габдуллин җиңеп чыкты. Ул башкарган татар җырларыннан җыелма һәм аның курайда оста итеп уйнавы фестивальнең йөзек кашы булып яңгырады. Зуррак яшьтәгеләр төркеменнән быел да шул ук авыл кызы Рада Глазырина алдынгылыкны бирмәде. Аларның икесен дә Гаяз Габдуллин тәрбияли.
Элек-электән татар мәктәпләрендә, Мәдәният йортларында һәм авыл клубларында татар хоры үсеш ала алмый килде, узган елгы фестивальдә бер балалар хоры гына катнашкан иде, ә быел яңа барлыкка килгән хор да инде дан казанып өлгергән хордан калышмады. Ике хор да беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар, узган ел лауреаты -Төмән районының Индрәй музыка мәктәбе хоры (җитәкчесе – Екатерина Савостина) һәм шул ук районның Талымхан авылы Мәдәният йорты балалар хоры (җитәкчесе – Илнара Рамазанова).
Җыр ансамбьләреннән Тобол шәһәренең Наһия Хәкимова җитәкчелегендәге «Сүзге» ансамбле җиңде. Ә инстументаль оркестрлар арасында Төмән Татар мәдәнияте үзәге каршындагы «Нур» кашыкчылар төркеменә тиңнәр булмады. Бию сәнгатендә кечкенә яшьтәге балалардан торган Төмән районы Талымхан Мәдәният йорты башкарган удмурт биюе (җитәкчесе – Гөлнур Хәкимова), ә зурлар арасында чуваш «Сарпике» («Чибәр кыз») биюе иң югары бәягә ия булдылар (җитәкчесе – Ксения Чеглакова).
Сәнгатьле сүз осталарыннан лауреат исемнәренә зур яшьтәгеләр арасында Төмән «Этнос» үзәгендә тәрбия алган Эльвира Янбаева (Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыре) белән кечкенә яшьтәгеләр арасында Тубыл шәһәренең 17нче мәктәп укучысы Айдар Кангазин (Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигыре) лаек булдылар. Быелгы фестиваль сәнгатьле сүз осталарына бай булуы белән аерылып торды. Шунысы да игътибарга лаек, беренче дәрәҗә лауреат исемнәрен татар мәктәпләренең балалары түгел, ә туган телне түгәрәктә өйрәнгән балалар яулап алды. Бу исә, зур теләк булганда, мәктәптә укымаган балаларда да туган телгә мәхәббәтне гаилә һәм түгәрәк җитәкчесе дә тәрбияли алуга мисал булып тора. Эльвира кечкенәдән «Этнос» үзәгендә татар җырларын җырлап үсте, ә тубыллы Айдарны ана теленә әнисе өйрәтә.
Гомуми йомгак итеп шуны әйтәсе килә, вокал өлкәсендә җырчылар арткан һәм аларның осталыклары да югарырак үсеш алган. Бию сәнгате элекке елдагыларга караганда сыйфаты буенча түбәнрәк төшкән. Тобол шәһәреннән «Дуслык» һәм Төмән районының Каскара Мәдәният йорты каршындагы көчле бию коллективларының фестивальдә катнашмый калулары сиздерде бугай үзен. Тагын шунысы бар, Мәдәният йортлары, мәдәният белгечләре булган җирләрдә балаларның сәнгати иҗатларын үстерү эше җайлы барганлыгы күренеп тора. Татар мәдәнияте өлкәсендә әзерлекле белгечләрнең санаулы гына булулары һәм аларның йә шәһәрләрдә, йә шәһәр тирәсендәге авылларда гына хезмәт итүләре билгелеле. Үзәктән ераккарак киткән саен, милли сәнгатебез балаларның һәм укытучыларның табигый сәләте нигезендә генә сакланып килгәнен фестиваль бигрәк тә ачык күрсәтә.
Фестиваль 12 февральдә «Төзүче» милли мәдәниятлар сараенда Гала-концерт белән тәмамланды. Тантаналы бәйрәм кичәсен өлкә хөкүмәтенең милли эшләр комитеты рәисе урынбасары Виктор Хоменко белән өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ришат Җиһаншиннар ачып җибәреп, фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән котладылар. Фестивальне әзерләп үткәрүгә өлкә мохтәриятенең башкаручы мөдире Тимергали Мирасов һәм өлкә Милли мәдәниятлар йортының Җәмилә Рәхимова җитәкчелегендәге татар бүлеге зур көч куйды, аларга җәмәгатьчелек вәкилләре дә ярдәм итте.
Гомумән алганда, балалар өчен зур сәнгать бәйрәме булып үтте «Таң йолдызы» фестивале, беренче дәрәҗәле лауреатлардан тыш, дипломантларның икенче һәм өченче дәрәҗәле лауреатларның исемнәре атап бетермәслек күп булды. Җиңеп чыгучыларга бик күп кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Балалар юлга дип әзерләп өләшенгән ризык күчтәнәчләргә дә бик сөенделәр.
Өлкә хакимияте «Таң йолдызы» фестивален әзерләп үткәрү өчен 190 мең якын акча бүлеп биргән, бу узган елгыдагы финанс ярдәменнән зуррак иде.
Фестивальдә 420 ләп бала катнашты, тик татарлар иң күп яшәгән Вагай, еракта урнашкан Апромаш, бер генә татар авылы булган Исәт һәм Заводоуковск районнары катнашмый калдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз