news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таңсулпан Гариповага Башкортстанның халык язучысы исеме бирелде

Язучыга бүләкне Башкортстан Республикасы җитәкчесе тапшырды.

(Казан, 8 июнь, “Татар- информ”). Бүген Уфада Таңсулпан Гариповага Башкортстанның халык язучысы исеме бирелде. Язучыга бүләкне Башкортстан Республикасы җитәкчесе тапшырды, дип яза “Башинформ” агентлыгы.

Таңсулпан Гарипова - Республиканың халык язучысы исеме алган икенче хатын-кыз язучы, беренчесе - Зәйнәб Биишева.

  • Таңсулпан Гарипова — танылган башкорт язучысы-прозаик, драматург, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 1986 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100