news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таһир Якупов истәлегенә мемориаль такта куелды

Татар җырчысы истәлегенә мемориаль такта үзе яшәгән йортта 17 ноябрьдә ачылачак.

(Казан, “Татар-информ”, 15 ноябрь, Мөршидә Кыямова). 17 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булачак. Бу хакта  “Татар-информ”га мәгълүмат агентлыгына Г.Тукай исемендәге филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре Кәрим Тинчурин урамы 17 нче йорт адресы буенча урнаштырылган. Тантаналы чарада Татарстанның сәнгать әһелләре катнашачак. 
 
Белешмә өчен: Таһир Якупов 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә туган. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була.
 
Халыкның кабатланмас җәүһәрләреннән “Зөләйха”, “Ай-ли, гөлкәем”, “Олы юлның тузаны”, “Наласа”, “Дустыма”, “Су буйлап”, “Уйлану”, “Туган тел” (Г.Тукай сүз.), композиторлар әсәрләреннән “Чайкала иген кырлары” (И.Шәмсетдинов көе, Г.Латыйп сүз.), “Гөлнарым” (Ф.Хатыйпов көе, Г.Афзал сүз), “Туган авылым урамы” (Г.Сәйфуллин көе, Г. Зәйнашева сүз.) һәм башка җырлар  аның башкаруында татар музыка сәнгатенең “Алтын фонды”н тәшкил итә. Эчкерсез башкаруы, кабатланмас моңы белән тыңлаучылар күңелен әсир иткән талантлы җырчы халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып китә. Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат булды. Казанның Яңа бистә Татар зиратында  җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100