news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таһир хәзрәт Саматов: Әтине дини фанатик дип тә йөрткәннәр, аның дин өйрәнү теләге зур иде

Мөфти әтисенең динне һәм милләтне саклау бик авыр вакытта яшәгәнен билгеләп узды.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Ханты-Манси автономияле округы мөфтие, остазның улы Таһир хәзрәт Саматов VIII Саматов укуларында әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты. Чыгышында ул Габделхак хәзрәт Саматов хөрмәтенә оештырылган конференция өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәтен ирештерде.

“Галимнәребезне данлау, алар хакында халыкка җиткерү өчен чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Әтиебезне искә алу көне, үткәрегез әле, дип без үзебез әйтмәдек. Моны әтиебез дә хупламас иде. Вәлиулла хәзрәт, Ильяс хәзрәт, Җәлил хәзрәт, һичшиксез, үзләре шушы инициатива белән чыктылар. Дин, милләт өчен хөрмәтле булган кешенләре, һичшиксез, онытырга ярамый”, – диде Таһир хәзрәт Саматов.

Мөфти әтисенең 1930 елның 12 октябрендә дини гаиләдә дөньяга килгәнен искәртте. “Һәр вакытта намазга йөри торган булган. Әмма ләкин әтиебез нәселе репрессиягә эләгә, гаиләне ашатыр өчен, 7 яшеннән 30ар чакрым читкә китеп эшләп кайтканнары турында сөйли иде. Ул чор кешеләре ачлыкны, Бөек Ватан сугышын, ялангачлыкны да күрде. Аларга милләтне, динне саклау тагын да кыен, ул вакытта эзәрлекләү бара иде. Безгә 7-8 яшь вакытта, әти безне Мәрҗани мәчетенә алып барырга батырчылык иткән, аны берничә көнгә алып барып япканнар иде. Үзе дә 4 баланы калдырып, эштән чыгып, Бохарага укырга китәр алдыннан, газетларда-радиоларда “ул дини фанатик, 4 баласын калдырып, Бохарага китә икән”, дип күп мәсхәрәләр ишетте. Аның дин өйрәнергә теләге зур иде. Остазы Габделхак хәзрәт Садыйковка һәр көн барып, төнге сәгать 11ләргә кадәр дәрес алган. Ул грамматиканы, Конституциянең бөтен маддәләрен яхшы белә иде. Мәчетләрне кире кайтару өчен ничек хатлар язарга кирәклеген өйрәтеп, башка шәһәрләргә дә ярдәм итте”, - дип искә алды Таһир хәзрәт Саматов.

Мөфти Габделхак Саматовның төрле мәхәлләләрдә эшләгәнен, динсезлек булган Әлмәткә барып белем биргәнен, аннары аны Оренбургка, соңрак Чистай шәһәренә күчергәннәрен дә әйтте. “Кая гына җибәрсәләр дә, бармыйм, дип тормады. Динне күтәрү турында уйлады”, – диде ул әтисе турында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100