news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таһир хәзрәт Саматов: Мәчетләргә татар орнаментлары кертергә тырышыйк

«Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының «Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре» исемле секция утырышы уза.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ханты-Манси — Югра автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов татарларның рухи мирасын сакларга өндәде. «Мәчетләрне татар архитектурасында төзик, татар орнаментлары кертергә тырышыйк», — диде ул «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының «Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре» исемле секция утырышында. 

Аның сүзләренчә, «мозаика гына җайлы булса да, элек ата-бабаларыбыз эшләгәнчә гипстан, төрле ысуллар белән бизәкләп, нык итеп ясарга тырышырга кирәк».

«Мирасны өйрәнү генә түгел, сакларга кирәк. Мондый орнаментлар башка миләтләрдә юк бит. Бөтен нәрсәгә кертергә тырышырга кирәк: киемгә, чапан-чалмаларга, мөнбәргә, түбәтәйләргә кертергә була. Татар милләтенең рухи мирасын бабаларыбыз калдырган», — диде Таһир хәзрәт.

Ул чәкчәк, өчпочмак, бәлеш, кыстыбый кебек ризыклар да ата-бабалардан  күптәнге мирас булуын искәртте. 

Таһир хәзрәт татар мәкаменең матурлыгын билгеләп узды. «Охшаш мәкамнәр бар, ләкин ул беркая да юк. Бик матур мәкам. Ул электән сакланган. Без дә тырышыйк, ата-бабабалардан калган мирасыбызны саклыйк», — диде. 

Секция утырышын Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс Җиһаншин алып бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100