news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таһир Биккениев истәлегенә гер спорты ярышлары егерменче тапкыр үткәрелә

Татарстан, Чувашия, Марий Эл, Башкортстаннан спортчылар катнашындагы ярыш 11 ноябрьдә Биектауда үтәчәк.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). 11 ноябрьдә Татарстанның Биектау районында СССР һәм РСФСРның спорт мастеры Таһир Биккениев истәлегенә багышланган гер спорты буенча республика ярышлары узачак. Быелгы турнир егерменчесе булачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

"Биектау" спорт комплексында үтәчәк ярышларда Татарстан, Чувашия, Марий Эл, Башкортстан, Удмуртиядән һәм Киров шәһәреннән спортчылар катнашачак.

Таһир Биккениев Биектау районының Урта Алат авылында 1944 елның 24 июлендә туган. Казан пединститутын тәмамлаган. Мәктәп директоры, Биектау комсомол райкомында эшләгән. Ул 70 килограммга кадәр үлчәмдә гер спорты буенча өч тапкыр Татарстан чемпионы, күп тапкырлар республика Сабан туйлары чемпионы була. 2014 елда Биектауда спортчының истәлегенә бюст ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100