news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таһир Асылгәрәй: Татар җырчылары, шагыйрьләр булганда, милләтебез бетмәячәк

Җырларымны тыңлап, татар телен өйрәнүчеләр бар, ди артист.

Таһир Асылгәрәй: Татар җырчылары, шагыйрьләр булганда, милләтебез бетмәячәк
Солтан Исхаков

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Җырчы Таһир Асылгәрәй фикеренчә, татар җырчылары, шагыйрьләр булганда, милләт бетмәячәк.

«Татарлар йөз елдан соң да булачак дип уйлыйм. Ни өченме? Чөнки җырчылар, шагыйрьләр, язучылар булачак. Менә мин, ни генә булса да, татарча җырлыйм. Кайберәүләр: „Синең җырларны тыңлап, татарча өйрәнеп була“, — ди. Чыннан да, шулай. Чөнки мин җырларымны саф, әдәби, бай татар телендә башкарам. Моны беркем беркайчан да юкка чыгара алмаячак. Шуңа да татарлар һәрчак булачак», — диде ул.

Җырчы сүзләренчә, кешедә милли үзаң булырга тиеш.

«Мин җаным-тәнем белән татар икәнемне беләм. Башкортстан татары булсам да, татар булуымны аңлыйм. Моның өчен махсус нәрсәдер эшләргә, чаралар күрергә кирәктер дип тә уйламыйм. Һәр кеше үзе сизәдер инде аны», — диде ул «Интертат»ка.

news_right_1
news_right_2
news_bot