news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таһир Һадиев: Районнарда да агропарклар булдыру - тормыш таләбе

Президентыбыз булмаса, агропаркларны Сабада, Буада, Кукмарада, Әлмәттә, Зәйдә төзеп булмас иде, ди депутат.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да агропарклар булдыру - заман таләбе, дип саный Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев. Бу хакта ул фикерен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә җиткерде.

"Хәзер күп кеше шәһәрләрдә, кечкенә шәһәр үзәкләрендә яши. Ярминкәләр үткәрү безнең гореф-гадәткә, традициягә кергән. Турыдан-туры сату мөкинлеге туа. Бу ике яктан да яхшы. Беренчедән, сатып алучы продукцияне кем җитештерүен күрә. Икенчедән, уртада арадашчы юк һәм сатып алучыга бу очсызракка туры килә. Ə сатучыга шул ук көнне акчасын кесәсенә салып алып кайтып китәргә мөмкинлек туа. Əлбәттә, Президентыбыз булмаса, агропаркларны Сабада, Буада, Кукмарада, Әлмәттә, Зәйдә төзеп булмас иде. Аны тормыш тәлап итә, ул кирәк әйбер", - диде парламент әгъзасы әңгәмә барышында.  

news_right_1
news_right_2
news_bot